Зәйдән Максимның эретеп ябыштыручыдан фронтта БПЛА операторына кадәр үткән юлы
Максим – районыбызның Кече Пәлчикәү авылы егете, махсус хәрби операциядә ул пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә.
2022 елда мобилизацияләнгән Максим башта постларда һәм комендатурада хезмәт иткән. Ә 2025 елда фронтта ихтыяҗ зур булган БПЛА операторына укулар узган.
-Пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү операторы – бу яңа юнәлешме? – дип кызыксынабыз егеттән.
- Әллә ни яңа түгел. Безне хәтта мобилизацияләгәндә дә моңа өйрәттеләр. Бурычлар шул ук - дошманны юк итү, - дип җавап бирде Максим тыныч кына.
Махсус хәрби операциягә кадәр ул эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә хәзер аның көне һаваны күзәтүдән, разведкадан һәм хезмәттәшләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүдән тора. Хәрби зонада аңа сугышчан иптәшләрен күп тапкыр үлемнән коткарырга туры килгән.

Әлбәттә, хезмәт җиңел бирелми, әмма артыңда тылның ныклы булуы авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Максим өйләнгән, ике улы бар.
-Сагыналар, ялга кайтуымны көтеп алалар. Гаилә - ул төп стимул. Минем ни өчен анда булуымны искә төшерә, - ди егет.
Аның частендә Зәйдән бергә хезмәт итүчеләр юк. Әмма Зәйдән гуманитар ярдәм килә, кирәкле әйберләрне әни аша волонтерлар җибәрә, ди.
-Махсус хәрби операциядә сез үзегез өчен нинди төп сабак алдыгыз? – дигән соравыбызга ул:
- Иң мөһиме - теләсә нинди ситуациядә кеше булу. Мин моны бик яхшы аңладым, - дип җавап бирде.
Бүген Максим – “Мавродий” хезмәтен дәвам итә, ә өйдә аны кечкенә, әмма әтисе белән горурланучы уллары, гаиләсе көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев