Зәйдә хәрбиләр белән очрашуда егетләргә батырлыклары өчен медальләр тапшырылды
9 декабрьдә - Россия Геройлары көнендә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы егетләр белән очрашты.
Очрашуда егетләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Разиф Галиевич очрашуга килгән хәрбиләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Аларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. Ул районда маскировка челтәрләре үрүчеләрнең зур эш башкаруын ассызыклап, төркем җитәкчесе Елена Хисаметдинова аша челтәр үрүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Ә Елена Викторовна районда тагын бер авылда маскировка челтәрләре үрү ноктасы ачылуын белдерде.
-Зәйдә уникаль кешеләр яши. Алар соңгы әйберләрен дә сугышчылар белән бүлешергә әзер. Хәзер Суык Чишмә авылында да маскировка челтәрләре үрә башладылар. Әлеге авыл халкы бер йортта җыелып челтәр үрә. Салкын, кысан димиләр, ничек тә хәрбиләргә ярдәм итәргә тырышалар алар. Хәрбиләрдән челтәрләргә, химераларга заявкалар бик күп. Егетләр, сезне безнең цехта һәрвакыт көтәләр һәм сезнең исән-сау кайтуыгызны телибез, - диде ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары муниципаль Чыршы бәйрәмендә катнашачак. Алар район башлыгы кулыннан татлы бүләкләр алачак. Шулай ук республика Чыршы бәйрәменә дә алып бару планлаштырыла.
-Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә 29 бала туды. Аларга районнан 100 мең сумлык сертификат бирелә. Әгәр дә хәрбиләрнең гаиләләрендә йорт-хуҗалыклар эшләрендә кыенлыклар булса, волонтерлар урынга чыгып ярдәм күрсәтә, мөрәҗәгать итегез. Алар кар да чистарта, тәрәзә дә юа, башка эшләрне дә башкара, - диде Регина Камалова.
“Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова Зәйнең ике махсус хәрби операция ветеранына адаптация буенча торакка гариза бирелүен белдерде.
Очрашу күңелле мизгелләрдә – бүләкләү белән тәмамланды.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен махсус хәрби операция ветераннары өлкән сержант Илсур Шәйдуллин – Суворов, кече сержант Василий Сахуриев – Жуков, ефрейтор Николай Никонов “Үлемнән коткарган өчен” медальләре белән бүләкләнде. “Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов гуманитар ярдәм җыюда зур хезмәте өчен район башлыгы Разиф Кәримовка командование часте командирлары Рәхмәт хатын тапшырды. Рәхмәт хатын Разиф Галиевич бу барлык зәйлеләрнең эшенә бәя, дип кабул итеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев