Зәйдә Россия Герое Сергей Чебневны искә алдылар
Безнең геройлар

Зәйдә Россия Герое Сергей Чебневны искә алдылар

Нәкъ ике ел элек, 2024 елның 18 августында, якташыбыз махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды

­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­

фото спорт идарәсеннән, искә алу чарасы
фото спорт идарәсеннән, искә алу чарасы

 

Зәйнең яшь каратэчылары тренерлары Алексей һәм Владимир Ревиннар белән бергәләп  Сергей Чебневны ул  укыган 2нче мәктәптә  искә алдылар.

Сергей Чебнев сигез ел Зәйдә яшәгән. «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнә, шәһәрнең 2нче мәктәбенә укырга керә. Башка шәһәрдә яшәсә дә,  Зәйне сагынып кайта торган була. Ул – Алексей Ревинның тормыш иптәше Светлана Юрьевнаның туганнан-туган абыйсы. 

Якташыбыз 2022 елның октябрендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Үз гомере бәрабәренә ул дошман гаскәрләренең алга баруын туктатып  кына калмыйча, сугышчыларын да коткара.  Һәлак булганнан соң аңа Россия Герое исеме бирелә.

Чарада Алексей Ревин барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Һәр буын үз геройлары турында белеп торырга, алардан үрнәк алырга тиеш. Алар бары тик сугыш кырында батырлык күрсәтүчеләр генә түгел, ә яңа буыннарда патриотизм тәрбияләүчеләр дә дип билгеләп үтте.

фото спорт идарәсеннән
фото спорт идарәсеннән

Яшь спортчылар һәм тренерлар герой хәтерен бер минут тынлык белән искә алдылар. Истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.


Нет комментариев