Зәйдә Россия Герое Сергей Чебневны искә алдылар
Нәкъ бер ел элек, 2024 елның 18 августында, якташыбыз – Россия Герое Сергей Чебнев махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Бүген зәйлеләр ул укыган 2нче мәктәпкә истәлек билгесе янына аның батырлыгын хөрмәтләү өчен җыелдылар.
Герой исеменә Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә лаек була. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Малая Локня торак пунктын саклый. 18 августта дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен Сергей Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкли. Бәрелешләр вакытында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе уты астына эләгә һәм подполковник алган авыр җәрәхәтләреннән һәлак була.

"Ул бер адым да чигенмәде. Аның соңгы сүзләре: "Мин туган җиремнән китмим". Мондый Геройлар – безнең горурлыгыбыз һәм хәтеребез», – диде митингта Алексей Ревин.
Чарада катаншучылар бер минут тынлык Сергей Владимировичның батырлыгын искә алдылар, мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.
.jpg)
Үз гомерләрен безнең азатлык өчен биргән каһарманнарның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев