Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган укытучы Сергей Петрушенко истәлеген мәңгеләштерәчәкләр
Зәйнең 7нче мәктәбе коллективы хезмәттәшләре – махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган укытучы Сергей Петрушенко исемен мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты.
Уку йорты фасадында мемориаль билге урнаштыру тәкъдиме чираттагы утырышта шәһәр һәм район Советы депутатлары тарафыннан хуплау тапты.
Сергей Иванович махсус хәрби операциягә киткәнче 10 елдан артык 7нче мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытты. Ул балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Зур хәрефтән Укытучы иде.
Ул 58 яшендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына чакырылып, махсус хәрби операциягә китә. Хәрби зонада “Меркурий” позывноен йөртә. Каһарманнарча фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены, II һәм IV дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, шулай ук «Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен» отличие билгесе һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Аларның һәрберсе – батырлык һәм фидакарьлек билгесе.
Аны укучылары бик яратты, фронтка да бөтен мәктәп белән озаттылар. Ялга кайтканда Сергей Иванович һәрвакыт мәктәпкә килеп, укытучылар, укучылары белән очрашты. Ул талантлы педагог, батыр, иң яхшы командир иде.
Исегезгә төшерәбез, уку йорты фасадында мемориаль билге урнаштыру махсус хәрби операция геройлары булган зәйлеләрне искә алу буенча бердәнбер проект түгел. Зәйнең Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, сугыш ветераннарына һәм локаль сугышлар ветераннарына мемориаль комплекс урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев