Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдә чечен сугышында һәлак булган Алексей Черновны искә алдылар

Зәйнең«Ялкын» яшьләр үзәгендә Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алексей Черновка багышланган Хәтер дәресе узды.

Алексей Сергеевич хәрби бурычын Чечен Республикасында Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнеш бригадасында үтәгән. Рядовой. Машина йөртүче-БМП механигы булып хезмәт иткән. Алексей Чернов 1995 елның 27 августында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Хәтер дәресендә яшүсмерләр катнашты. Бу аларга чынбарлыкка кагылырга, якташларының батырлыгы турында белергә мөмкинлек бирде.

Дәрес азагында «Форпост» активистлары Алексей Черновны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Күпләр Алексей Сергеевичның якташы булуы белән горурлануларын белдерде. Кайберәүләр өчен ул батырлык һәм фидакарьлек үрнәгенә әверелде.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев