Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдә батыр ул үстергән әти-әнигә Рәхмәт хаты тапшырылды

Бүген район башлыгы Разиф Кәримовның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы егетләр белән чираттагы очрашуы үтте.

Очрашу күңелле мизгелләрдә – бүләкләү белән тәмамланды. Зәй егете Айрат хәрби бурычын уңышлы үтәгәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә мотоукчылар командирыннан Рәхмәт хаты килде. Хатта: “Айрат махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән батырларча үти, башка хәрби хезмәткәрләр өчен үрнәк булып тора. Нәкъ менә шундый характерлы кешеләр ярдәмендә безнең ветераннарыбыз Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар армиясен җиңеп чыкканнар, димәк, без дә нацизмның яңадан торгызылуын туктата алачакбыз. Якташыгызның хәзер безнең белән бергә хезмәт итүе һәм үзенең хәрби хезмәте белән җиңүне якынайтуы өчен рәхмәт белдерәм”, - дип язылган.

Район башлыгы Разиф Кәримов Рәхмәт хатын тантаналы шартларда Айратның әти-әнисе Зөһрә һәм Ринат Габбасовларга тапшырды.

-Рәхмәт Сезгә шундый батыр ул үстергәнегез өчен! Исән-сау әйләнеп кайтсын, - диде Разиф Галиевич. 

Габбасовларның уллары Айрат 2022 елның ноябреннән махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Хәрби зонада “Чингиз” позывноен йөртә. Бүгенге көндә яралану сәбәпле, госпитальдә дәвалана.

-Улыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә дә, мондый вакытта читтә кала алмыйм, диде. Улыбыз белән горурланабыз. Аны туган якта исән-имин көтәбез”, – диде Рәхмәт хатын алып Габбасовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев