Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдә батыр ир хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

Кичә, 2 июльдә Иске Зәй бистәсендә, махсус хәрби операциядә катнашкан Владимир Апполонов хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы узды. Нәкъ бер ел элек, 2024 елның 2 июлендә, ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Мемориаль такта батыр ирнең  әнисе — Надежда Семеновна яшәгән йорт диварына урнаштырылды. Чарада шәһәр  башлыгы урынбасары Сергей Максимов, Владимирның тол хатыны Алсу ханым, кызы Ангелина, шулай ук туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.

- Хөрмәтле Надежда Семеновна, батыр ир-егетнең туганнары һәм якыннары, бүген без Ватанны саклаучыбыз истәлегенә мемориаль такта ачабыз. Владимир Валерьевич үз гомерен тынычлык, илебез иминлеге өчен бирде. Бу истәлек тактасы барысына да аның батырлыгын, фидакарьлеген һәм Ватанга тугрылыгын искә төшерсен. Безнең бурычыбыз - аның батырлыгын истә тоту һәм аны йөрәгебездә саклау, - диде үз чыгышында Сергей Васильевич.

Владимир Апполонов 1992 елның 28 июлендә Зәй шәһәрендә туган. Армия хезмәтен тутырып кайткан егет, күпләр кебек гаилә тормышы кора, балалар үстерә, киләчәккә максатлар билгели. Ләкин махсус хәрби операция башлангач, ул читтә кала алмый, ил сагына баса.  

- Аның дусты Михаилны хәрби операциягә мобилизацияләгәч, ул да ил иминлеген сакларга басарга  карар кылды. Ул моны үзенең бурычы дип санады. Хәрби комиссариатка бергәләп килгәч тә, мин күз яшьләрем аша, аның кире уйлавын теләдем. Әмма аның карарына йогынты ясау мөмкин түгел иде, ул һәрвакыт үз сүзендә нык торды, - дип искә ала тормыш иптәше Алсу.

Фронтта Владимир үзен чын герой итеп күрсәтә. Хезмәттәшләре аның беркайчан да куркып калмавын, һәрвакыт алга омтылуын  әйтәләр. Әнисенә сугышчан дусты сөйләвенчә, Владимир дошман уты астында яралы иптәшен сугыш кырыннан алып чыккан, үзе турында уйламыйча, башкаларны кайгырткан. Ул ике тапкыр каты яралана, шулай да кабат көрәш сафына баса.  

2024 елның 2 июлендә Владимир хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Аны хәрби хөрмәт белән Мирный бистәсе зиратына җирләделәр.

Алсу соңгы көнгә кадәр иренең үлеменә ышанмавын әйтә. Әле дә булса ул аның төшләренә керә. 

Ә ана кеше күз яшьләре аша улы белән чын йөрәктән горурлануын әйтә. Истәлек тактасы ачу тантанасында да ул “Герой анасы” дип язылган футболка киеп катнашты. Аның ихатасында Россия флагы җилферди.

Владимир Апполонов Батырлык ордены һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Ул якыннарының хәтерендә чын герой, сөекле ул, яратучы ир, кайгыртучан әти һәм тугры дус буларак мәңгегә калачак.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев