Зәй хәрбиенә алгы сызыкта хезмәт итү өчен “УАЗ” машинасы алдылар
«Салат» позывноен йөртүче Зәй егете якташларына “УАЗ” машинасы алып җибәрүдә ярдәм итә алмассызмы дип үтенеч белән мөрәҗәгать итә.
Һәм Зәйнең Изге Макарий чиркәве хәрби егеткә “УАЗ-фермер” машинасы алу өчен акча җыю турында игълан итте. Игелекле кешеләр ярдәме белән тиз арада машина алу өчен 300 мең сум акча җыелды.
Алексей махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына баса. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен” һәм II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Егеткә берничә мәртәбә яраланган да. Тернәкләнүгә, ул яңадан хәрби бурычын үтәргә керешә. Авдеевканы азат иткәндә дә яраланып, госпитальдә дәваланган.
Алексейның әтисе тумышы белән Югары Баграж авылыннан. Шуңа күрә машина өчен акча җыюда чыгымның күп өлешен югарыбагражлылар күтәрде. Авылдашларына ярдәм итү өчен алар 100 мең сум акча күчергән.
Алгы сызыкка җибәрер алдыннан автомобиль ышанычлы булсын өчен диагностика уздырылган, кирәкле запас частьләр алынган. Двигатель майларын, коробка, раздатка һәм мостларны алмаштыру өчен Юрий Евдокимов түләгән.
Электр җиһазларын алмаштыру һәм ремонтлауны Иван Лопотков үз көче белән башкарган.

Алексей билгеләп үткәнчә, алгы сызыкта “УАЗ” машинасына һәрвакыт ихтыяҗ зур.
-“УАЗ-фермер” машинасы безгә алгы сызыкка кирәкле әйберләр, боеприпаслар кертү, кешеләр йөртү өчен кирәк. Моңа кадәр булган “УАЗ” машинабыз яраксыз хәлгә килгән иде. Ул машина да безгә Зәйдән килде: дустым Иван Лопотков үз машинасын китерде. Мин якташларыма шундый ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәтлемен, - ди “Салат”.
Изге Макарий чиркәве махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкара. Бүгенге көнгә чиркәүгә йөрүчеләр тарафыннан хәрби зонага 8 миллион 300 мең сумлык ярдәм җибәрелгән. Күптән түгел чиркәү тарафыннан тагын бер якташыбызга – Кабан-Бастрык егете Василийга квадрокоптер җибәрелде.
Безнең сугышчыларга анда, алгы сызыкта безнең алар белән бергә булуыбызны тою мөһим. Илебезне һәм яңа төбәкләребезне саклаучы егетләребез безнең аларга ярдәм итәргә әзер икәнебезне тоеп, туган якларга исән-сау Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев