Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй хәрбие үзенә хат язган балаларга бүләкләр тапшырды

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбие үзенә хат язган балалар белән очрашты.

Бу көннәрдә татар гимназиясендә һәм “Теремкәй” балалар бакчасында көтелмәгән һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Дамир үзенә хат язган балалар янына бүләкләр белән килде.  Ул әлеге  хатларны талисман итеп саклый.

 “Камаз” позывноен йөртүче әлеге якташыбыз хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен", “Махсус хәрби операциядә катнашучы”  медальләренә лаек булды. Тагын бер бүләккә – “Суворов” медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. 

Зәйдән якташларыбызга җибәрелгән гуманитар ярдәм аша “Теремкәй” бакчасыннан 5 яшьлек Ясминә Фәсхетдинова, гимназиядән  IV “А” сыйныфы укучылары Рания  Хәлимова, Артем Маракин, VI “А” сыйныфыннан Егор Дятлов хатлары Дамирга эләккән.

 “Балалар язган хатлар рухны ныгыта. Буш вакытымда аларны кулыма алып кат-кат укыйм. Сез безне онытмыйсыз, көтәсез дигән уйдан күңел күтәрелә. Сезнең сүзләрегез безнең дөрес эш башкаруыбызга ышанычны ныгыта. Җиңү безнең якта булачак!”- ди Дамир.

Ә хәрби абыйлары аларга бүләк тә алып килгән иде. Укучылар һәм мәктәп коллективы сугышчы белән аралаштылар һәм аңа илебезне саклавы өчен рәхмәт белдерделәр.

"Мондый якты мизгелләр хәтердә мәңгегә кала! Ватаныбызны сакларга баскан барлык хәрбиләребез дә якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип телибез”, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәфисә Гатиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев