Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй хәрбие: “Тынычлыкның кадерен белегез”

Зәй егете Илья 2022 елда мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан.

Егет мобилизациягә кадәр Зәйнең  тәгәрмәчләр заводында эшләгән. Казанда хәрби әзерлек  узганнан соң, ул махсус хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып китә.

Бүгенге көндә хәрби зонада Илья  тыл бүлекчәсендә хезмәт итә, алгы позицияләрне кирәкле материаллар белән тәэмин итә. 

Илья быел махсус хәрби операция зонасында дүртенче Яңа елын каршылый. Бер мәртәбә Яңа елны госпитальдә каршыларга туры килгән. Купянск юнәлешендә Ивановка авылы янында яраланган.  Биредәге батырлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнгән. 

Беренче мәртәбә алгы сызыкта Яңа ел каршылау егетнең аеруча хәтерендә калган.

 “Без позициядә, салкында утырдык, – дип искә ала ул. – Әлбәттә, өстәлләр дә, чыршы да юк. Төн уртасында сәгать 12 тулганда бер-беребезгә, яңа ел белән, диештек. Тирә-юньдә ут ату тавышлары ишетелә иде. Менә шундый бәйрәм булды”.

Илья ротасында Зәй егетләре дә хезмәт итә. Алар бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп хәрби тормышта яшиләр.

Бу көннәрдә Илья туган якта кыска вакытлы ялда булды. Аның зәйлеләргә теләге бер генә: «Тынычлык, иминлек һәм якыннарыгызның яныгызда булуның кадерен белегез, бер-берегезне саклагыз.  Бу – тормышта иң кыйммәтлесе».

Зәй үзенең батыр улын туган якка кайтуын түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев