Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй хәрбие: “Иң мөһиме Ватанны, гаиләңне яратырга һәм сакларга кирәк”

Зәй егете Михаил Оборин махсус хәрби операциягә мобилизация буенча китә.

Бүгенге көндә ул, яралану сәбәпле, реабилитация уза, аннан хәрби хезмәттән азат ителәчәк. Яралануы нәтиҗәсендә Михаил сөйләшә алмый. Район башлыгының хәрбиләр белән очрашуына ул энесе Владимир белән килгән иде. Энесе абыйсының батырлыгы турында аның белән горурланып та, шул ук вакытта аны кайгыртып та сөйләде. 

Михаил мобилизация кысаларында үзенә повестка килгәч, бик күпләр кебек артык сүзләрсез илебезне сакларга китә. Казанда хәрби әзерлек үтә һәм махсус хәрби операция зонасында Покровск юнәлешендә укчы булып хәрби бурычын үти. Хәрби зонада “Кайман” позывноен йөртә. Намуслы, каһарманнарча хезмәте өчен “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Егет өч мәртәбә яралана.  Өченче яралануы иң авыры була - баш өлкәсенә туры килә. Инде сигез айга якын Михаил тернәкләнү уза. 

- Сөйләм кайтачакмы? - дип журналистлар сак кына соравына энесе җавап бирде.

-Табиблар әйтүенчә, беренче ярты ел эчендә Мәскәүдә интенсив реабилитацияне башлау мөһим булган. Хәзер без квота буенча реабилитация узып, алга таба барысы да үз урынына кайтыр дип өметләнәбез, - диде Владимир.

Михаил хезмәте, ни өчен ул анда булганлыгы турында телефонын кулына алып: “Иң мөһиме -  гаиләңне һәм Ватанны яратырга һәм сакларга кирәк”, - дип язды.

Ул махсус хәрби операциягә тәгәрмәчләр заводында хезмәт куйганда киткән. Аның эш урыны сакланган. Предприятие  гаиләсенә дә, үзенә дә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев