Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй хәрбие батырлыгы һәм кыюлыгы өчен дүрт медальгә лаек булды

Дмитрий тагын ике медаль белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән: әлегә алары “юлда”.

Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген  саклауда намуслы һәм батырларча  хезмәтләре белән аерылып торалар.

“Морячок” позывноен йөртүче Зәй егете армия хезмәтен үткәннән соң, контракт төзеп, җиде ел хәрби хезмәттә Камчаткада булган. 2021 елда хезмәтен тутырып, туган шәһәре Зәйгә кайткан.  Үз иленең чын патриоты булган Дмитрий мобилизация башлангач, Ватан иминлеге сагына басарга теләвен белдереп хәрби комиссариатка үзе бара. 2024 елның августында Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хәрби зонада ул элемтәче булып хезмәт итә. Дмитрийның абыйсы да махсус хәрби операциядә катнаша. 

“Морячок” яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен  “Хәрби батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Элемтә гаскәрләрендә хезмәт иткән өчен” медальләренә лаек булды. Тагын ике медаль “юлда”. Батырлык дигән сүз кат-кат кабатланса да, әлбәттә, медальләрнең һәркайсы артында каһарманлык, курку белмәү, аяусызлык үрнәге тора. 

“Морячок” өч тапкыр яраланган. Тәнендә ярачыклар да  “яши”. 

-Шулай калачак инде, тиеп булмый. Табиблар шулай ди, - диде ул тыныч кына. 

Алгы позициядә булганда каршы яктан очып килгән дошман снарядлары “истәлекләре” алар. 

Бүгенге көндә “Морячок”, яралану сәбәпле, туган якта реабилитация уза. Ул гуманитар ярдәм җыючыларга, ныклы тыл булучы якташларга рәхмәтләрен  җиткерә. 

Якташларыбызга яу кырында кыюлык, уңышлар телибез. Ә без догалар укып, туган илгә исән-сау җиңү белән кайтуыгызны теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев