Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй районында махсус хәрби операция ветераны Татарстан Рәисен сайлауларда үз тавышын бирде

Бүре-Сарай авылы егете Артур Терешин 1454нче Иске Тәкмәк авылы сайлау участогында үз тавышын бирде.

Артур Александрович махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары, фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен «Суворов», «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, «Батырлык өчен» күкрәк билгеләренә лаек булган.

Авырлык килгәндә Ватаныбыз батыр улларына таяна. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Артур Александрович повестка сорап, үзе хәрби комиссариатка бара. Егеттә курку хисе булмый. Монда хәрби тәҗрибә булу да ярдәм итә. 

«Авылдаш егеткә повестка килгәч, ил өчен кыен вакытта читтә кала алмадым. Икенче көнне үк сеңлемнең ире белән икәүләшеп хәрби комиссариатка барып, Ватан сагына басарга әзер булуыбызны белдердек. 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә киттек», — дип сөйли Артур. 

Махсус хәрби операция зонасында ул сапер-разведчик булып хезмәт итә. 

Әмма 2024 елның 1 августында язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыккан: чираттагы сугышчан бурычны үтәгәндә пехота минасы шартлап, Артур аягын өздерә. Хәзер ул протезлар ярдәмендә хәрәкәт итә. Егет туган авылын кайгыртып яши. Авылда Бөек Ватан сугышында катанучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңартты. 

Артур Терешин сайлау участогына иртәнге сәгать 10да  килде.

“Сайлауларда һәрвакыт үз тавышымны биерергә тырышам. Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге теләп тавышым бирдем. Үзем  ышанган кандидатны сайладым. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау җиңү белән кайтуларын телим”,– диде Артур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев