Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй политехника көллияте студентлары безнең заман герое белән очрашты

17 ноябрьдә “Без бергә” психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Зәй политехника көллияте студентлары булды.

Ә студентлар белән очрашуга Зәй егете – Кырымны кире кайтаруда, Сирия территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Заһитов килде.

Тимур хәрби зоналарда күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган: болар -  Батырлык ордены, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медале, Суворов, Жуков медальләре, Оборона министрлыгыннан “Хәрби аерымлыклар өчен”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” “Кырымны кире кайтарган өчен”, “Сириядә хәрби операциядә катнашучы”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре.

Тимур Заһитов  Зәйдә туып үскән, татар гимназиясен тәмамлаган. 2009 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге, 2016 елда Ульяновск дәүләт университетында «Мәгълүмати системалар һәм технологияләр» белгечлеге буенча белем ала.

Десантчының студентлар белән сөйләшүе җитди дә, кызыклы да килеп чыкты. Яшьләр махсус операция уздыру зонасында барган хәлләрне бүгенге заман героеннан белә алдылар, ә Тимур Заһитов аларга патриотизмның мөһимлеге, рухи көч турында сөйләде.

Хәрби егетнең гаилә шәҗәрәсеннән кызыклы фактлар: аның әтисе Вячеслав Заһитов - 1945 елның маенда беренчеләрдән булып Рейхстагта Җиңү байрагын күтәргән легендар хәрби хезмәткәр Гази Заһитовның оныгының туганы. Әнисе Гамирә Гаделшина озак еллар республиканың көньяк-көнчыгышында «Республика Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләде. 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев