Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй полициясенә кунакка алгы сызыктан кайткан хезмәттәшләре килде

22 июльдә Зәй районы эчке эшләр бүлегендә чын мәгънәсендә җылы атмосфера хөкем сөрде: бүлеккә хезмәттәшләре белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений килде.

Егет 2022 елның көзеннән мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Бу вакыт эчендә ул үз алдына куелган хәрби бурычларны намуслы үтәп, авыр сынаулар узган,  командование тарафыннан күп тапкырлар бүләкләнгән. 

Бүлектә сугышчыны бик җылы каршы алдылар. Ветераннар һәм  полиция хезмәткәрләре белән очрашуда Евгений үзенең ныклыгы һәм рухи көче белән уртаклашкан кадерле кунак булды. Хәрби егеткә әйтелгән сүзләрдә иң мөһим һәм ихлас хисләр яңгырады: «Хезмәтең өчен рәхмәт!» һәм «Исән-сау әйләнеп кайт!».

“Ял көннәре хезмәттәшебез Евгенийга туган якның җылысын бүләк итсен, ә безнең уртак изге теләкләребез һәм догаларыбыз күптән көтелгән тынычлыкны якынайтырга ярдәм итсен”, - ди полиция хезмәткәрләре.

Фотолар район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев