Зәй яшьләре безнең заман геройлары белән очраша
Махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби егет белән очрашу һәм патриотик акцияләр шәһәр яшьләрен берләштерде.
Зәй яшьләр идарәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән патриотик чаралар уздыра.
«Дуслык» яшьләр үзәгендә «Герой белән диалог» проекты кысаларында хәрби зонадан ялга кайткан егет белән очрашу булды. Яшьләр белән очрашуга «Демей» позывноен йөртүче Зәй егете килде.

Сергей мәктәп укучылары һәм студентларга хәрби хезмәте турында сөйләде, сорауларга җавап бирде һәм ни өчен үз Ватаныңны ярату һәм аны якларга әзер булу мөһим икәнлеген аңлатты.
"Мондый очрашулар бәһасез. Балалар чын геройларның янәшәбездә булуын күрәләр, алардан чын дөреслекне беләләр. Бу - патриотик тәрбиянең иң яхшы формасы, ул яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, аны саклаучыларга хөрмәт формалаштыра", - ди яшьләр идарәсе белгечләре.

“Солдатка хат” акциясе аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Балалар Сергейга рәхмәт сүзләре язылган хатлар, рәсемнәр һәм открыткалар тапшырдылар. Ул аларны, һичшиксез, алгы сызыктагы иптәшләремә тапшырачакмын, диде.
Моннан тыш, бу көннәрдә шәһәрнең актив яшьләре хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең каберләрен чистарту буенча патриотик акция уздырдылар. Алар ватандашларының тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргән геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев