Зәй “Французы” үз гомере бәрабәренә сугышчан иптәшләренең гомерен саклап калган
Зәй егете Александр Данилов махсус хәрби операциядә Донецк юнәлешендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үз гомере бәрабәренә сугышчан иптәшләренең гомерен саклап калган.
Бала – һәркемнең иң зур куанычы. Тормышының бөтен мәгънәсе булган баласына зур өметләр баглый, уңышларына сөенә, уңышсызлыкларына көенә ата-ана. Ә менә бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр…
Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Зәй егете Александр Даниловны якыннары, дуслары гаделлекне яратучы, көләч йөзле, тырыш, курку белмәс егет иде, дип искә ала. Бу көннәрдә без Александрның әнисе Розалия Музфатовна янында булып, улы турында якты истәлекләрне барладык.
“Үскәч хоккеист булачакмын”
Тумбадагы фотосурәтләрдә яшь ир-егет елмаеп карап тора. Аның тормышы шулай бик иртә өзелүенә күңел ышанмый... Розалия апа йөрәгендәге яраларга кагылу авыр булса да, безнең белән сөйләшергә ризалыгын бирде.
Виктор һәм Розалия Даниловлар гаиләсендә ике малай үсә. Саша – кечесе.
Хоккей, футбол белән “җенләнгән” әтисенең бу мавыгуы улы Сашага да күчкән. Малай кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үсә. Өч яшендә инде тимераякка басып: “Үскәч хоккеист булачакмын”, - ди.
Розалия апага улларын ялгызына үстереп, олы тормыш юлына бастырырга туры килә. Ире фаҗигале төстә һәлак булганда олы улларына – 15, Сашага 9 яшь була.

“Саша инде 5 яшендә укый белә иде. Әтисе белән “Советский спорт” газетасын беренче уку өчен тарткалашалар иде. Улым батыр йөрәкле, тырыш, аралашучан егет булып үсте. Аның һәрвакыт дуслары күп булды”, - дип искә ала Розалия улын күз яшьләре аша.
Александр шәһәрнең 3нче мәктәбендә белем ала. Аннан 98нче һөнәр лицеенда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Мәктәп, лицей тормышында активлыгы белән аерылып тора, КВН, концертлар, спорт ярышлары аның катнашыннан башка узмый. Армия хезмәтен Кронштадтта коры җир диңгезчесе булып үтә. Хәрби хезмәттән кайткан егет Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Урал дәүләт янгынга каршы академиясенә укырга кереп, Акташта янгын сүндерүче булып эшли башлый. Эшен төгәл, намус белән башкаручы Александрны бүлекчә командиры итеп куялар.
“Мин илне сакларга барырга тиеш!”
Мобилизациягә ул 2022 елның 27 октябрендә тәгәрмәчләр заводында мастер булып эшләгәндә эләгә. Повестканы эшенә китерәләр.
-Саша миңа бу турыда шунда ук шалтыратып хәбәр итте. Әлбәттә, мин бик борчылдым, кайгырдым. Аның карары ныклы иде: “Мин илне сакларга барырга тиеш!” Җыену өчен бер тәүлек вакыт бирелде, - дип искә ала Розалия апа.

Казанда хәрби әзерлек үткәннән соң, аларны Донецк юнәлешенә җибәрәләр. Александрны рота командиры итеп билгелиләр, лейтенант званиесе бирелә. Егет хәрби зонада “Француз” позывноен йөртә. Хәрби зонадан ул ике мәртәбә ялга кайта. Әнисе белән соңгы сөйләшүләре 2024 елның 18 февралендә була.
-Саша күп сөйләшмәде, әни, минем белән барысы да әйбәт, диде, сорауларга да кыска гына җавап бирде. Минем күңелем инде сизә иде аның белән нәрсәдер буласын. Аңа кадәр ике көн күңелем елады, сыкрады, - дип күз яшьләренә буылып сөйли әни кеше.
Ә 20 февральдә Розалия апаның телефонына иптәшләреннән “Саша геройларча һәлак булды” дигән хәбәр килә.
-Алар хәрби биремне үтәргә 20 километр җәяү баралар. Һәм урманда засадага эләгәләр. Башта Сашаның аягы һәм бите яралана. Ике иптәше аны эвакуацияләгәндә берсе яраланып һәлак була. Аннан Саша барысына да чигенергә куша. Үзе аларны каплап, утны үзенә ала. Исән калган сугышчан иптәшләре минем белән хәзер дә элемтәдә торалар, кунакка киләләр, алар барысы да Сашага Россия Герое исемен бирергә тиешләр диләр, - дип, күз яшьләрен чак тыеп сөйләде Розалия апа.
Язмышлар маңгайга языла
Александрның гәүдәсен алгы сызыктан бик озак алып чыга алмыйлар. Розалия апа улын эзләтеп кайларга гына хатлар язмый: Россия Президентына да, Оборона министрлыгына... Аннан аңа үзегезгә Ростовка барырга кирәк дип хәбәр итәләр. Газиз улының гәүдәсен алып кайту өчен ана ерак юлга җыенып чыгып китә. “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалы аша эзләү картасын рәсмиләштерә. 2024 елның 19 февралендә һәлак булган егетнең җәсәден 1 ел да 2 айдан гына туган якка алып кайту насыйп була. Александр Даниловны 2025 елның 21 апрелендә Зәйдә соңгы юлга озаттылар.

Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән каһарманлыгы өчен Александр Данилов “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре белән бүләкләнгән. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде. Әле бүләкләрен Розалия Музфатовна кадерле ядкарь итеп саклый. Александр шигъри җанлы егет була. Ул язган шигырьләрне күз яшләрсез укып та булмый. Алар арасында сугышчан дусларына язылганнары да бар.

“Һәркемнең язмышы туганчы ук маңгаена язылып куелган була, диләр. Күрер күзгә генә күренми алар... Кешене эчәсе су, җыясы ризык йөртә, диләр. Улымны бик сагынам. Оныгым – Сашаның улы һәр көн янымда була. Төшемә керми бер дә Саша. Бу, мөгаен, аның өчен һәрчак догада булгангадыр. Мин, улым, төшләремә кереп, берәр сүз булса да әйт әле, дип ялварам”, – ди әни кеше.
Александр Данилов исеме онытылмаслык булып хәтерләргә мәңге уелып калган егет солтаны. Яшәргә һәм җиңәргә дип талпынып, ил азатлыгын калкан итеп күтәргән, батырлык үрнәген күрсәтеп гомерен дә аямаган батыр егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев