Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй егетенә - күрсәткән батырлыгы өчен автомобиль

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны Илсур Шәйдуллинга машина тапшырылды.

15 июльдә Казанда авыр инвалидлык алган 4 махсус хәрби операция ветеранына кул белән идарә ителә торган автомобильләр тантаналы төстә тапшырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы житәкчесе Гүзәл Удачина батыр егетләргә SWM һәм «Москвич» маркалы заманча кроссоверлар тапшырды. Һәр авто индивидуаль диярлек – хәрби ветераннар ихтыяҗларын исәпкә алып җайлаштырылган. Ә машина маркаларын хәрбиләр үзләре сайлаган. Алар барысы да кул идарәсендә транспорт йөртергә өйрәнгән. Машина алучылар арасында районыбызның Сармашбаш авылы егете Илсур Шәйдуллин да бар. 

Илсур Шәйдуллин  2022 елның сентябрендә мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан. Ул Авдеевка фронтында хәрби бурычын үтәгән. 2023 елның салкын кышында позицияләрдә озак тору вакытында аякларын өшеткән, шуннан соң табибларга гангрена китмәсен өчен аякларын ампутацияләргә туры килгән. Курку белмәс егет аякларын өшеткән хәлдә дә яу кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыккан.

Илсур реабилитациядән соң туган авылына кайта, хәзер трактор алып, авыл хуҗалыгында эшли. Көчле рухлы егет тулы канлы тормыш белән яши. Кул белән идарә ителә торган автомобильдә йөрү өчен егет Зәй ДОСААФында махсус уку узган.

Бу автомобиль - Зәй районыннан махсус хәрби операция ветеранына тапшырылган беренче машина, әмма, оештыручылар ассызыклаганча, ярдәм программасы дәвам итәчәк. Дәүләт һәм хәйрия оешмалары Ватанны саклаучыларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Махсус транспорт сатып алу «Ватанны саклаучылар» фонды инициативасын Россия Президенты Владимир Путин хуплау ярдәмендә мөмкин булды. Фонд ике аягы да ампутацияләнгән һәм коляскада хәрәкәт итүче махсус операция ветераннарын автомобильләр белән тәэмин итә.

Машиналар тапшыру тантанасында Зәйдән район башкарма комитеты житәкчесенең социаль  мәсьәләләр  буенча урынбасары Регина Камалова, «Ватанны саклаучылар» фондының район житәкчесе Наталья Зиннурова катнашты.

фото «Ватанны саклаучылар» фондының район бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев