Зәй егете «Поздняк»: фронтта Ватанны саклый, өйдә кызы көтә
Безнең геройлар

Зәй егете «Поздняк»: фронтта Ватанны саклый, өйдә кызы көтә

Зәй егете Сергей махсус хәрби операциягә мобилизация буенча китә. Хәрби тәҗрибәне егет Ерак Көнчыгышта чик гаскәрләрендә армия хезмәтен үткәндә ала. Ул хәрби зонада “Поздняк” позывноен йөртә.

“Бурычыбыз – Ватанны саклау”

Сергей  хезмәттәшләре турында аеруча җылы итеп сөйли.

"Хезмәттәшләрем арасында Зәй егетләре дә бар.  Бергә булу безгә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Безнең алга куелган бурыч бер генә — Ватанны саклау”, - ди Сергей.

Аңа яу кырыннан яраланган сугышчан иптәшләрен алып чыгарга да туры килгән.  Ул конкрет тарихларны җентекләп сөйләми, бары тик мондый очракларның күп булуын гына таный. 

«Күпләрне югалтырга һәм коткарырга туры килде, ә алар арасында мин беренче көннәрдән үк хезмәт иткән  якын кешеләрем дә бар», — ди ул. 

Хәрби бурычын намус белән фидакарьләрчә үтәгәне өчен Жуков, “Сугышчан батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре белән бүләкләнгән. 

Шатлыклы вакыйгалар

Сергейның дүрт ел хезмәте вакытында аның тормышын үзгәрткән шатлыклы вакыйгалар да булган: ул туган якка кайткач бер ялында өйләнгән һәм күптән түгел аның кызы туган.  

-Кызым тууы турында хәрби зонада элемтә барлыкка килгәч белдем. Хәзер аңа 7 ай һәм гаиләм белән уздырган вакыт бик кадерле. Анда гаилә, якыннар бик сагындыра. Тизрәк барысы да тәмамланып, туган якка Җиңү белән кайтасы килә, - ди “Поздняк”.

автор фотосы, Георгий Борисов белән
автор фотосы, Георгий Борисов белән

Бу көннәрдә Сергей ялында район җитәкчелеге белән очрашуда катнашты. Очрашуга хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч, махсус хәрби операция ветераны Георгий Борисов та килгән иде. Сергей белән Георгий кочаклашып аеруча үзара якын итеп күрештеләр. Алар бер көнне мобилизацияләнгәннәр һәм күрше роталарда хезмәт иткәннәр. Сугышчан дуслык еллар үтүгә карамастан, ныклы — аларның арасындагы асыл бәйләнеш хәзер дә саклана.


Нет комментариев