Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй егете пилотсыз очу аппаратлары ротасында иң яшь командир була

22 яшьлек Егор Макаров махсус хәрби операциягә контракт төзеп китә. Хәрби зонада “Химик” позывноен ала.

Хәзер Егор авыр яраланганнан соң тернәкләнү өчен туган якка кайтты. Пилотсыз очу аппаратлары  ротасында  отделениенең иң яшь командиры була ул. Ә ил өчен катлаулы вакытта аны контракт төзергә патриотизм этәрә.

Егетның әтисе Пантелей Владимирович ике чечен кампаниясен узып, “крап беретлары”нда хезмәт итә, аннан Зәй эчке эшләр бүлегендә эшли.

-Әтием минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ул полиция хезмәткәрләренең физик әзерлеге белән шөгыльләнде, балаларга тренировкалар үткәрде. Мин балачактан ук Ватанга хезмәт итүнең нәрсә икәнен белеп үстем, - ди “Химик”.

Егор Зәйдә туып үскән, 6нчы мәктәптә белем алган, «Застава» хәрби-патриотик клубында шөгыльләнгән. 

2025 елның маенда Егор кече сержант исемен ала. Хезмәттә ул үзен грамоталы һәм җаваплы командир итеп таныта.

“Безне борчымас өчен оныгым безгә үзенең яралануы турында да хәбәр итмәде. Бик авыр булган бит аңа. Башта контузия, аннан минада шартлау, ә  2025 елның 10 августында  башы авыр җәрәхәтләнеп, нәтиҗәдә ул күзен югалтты. Мин аны бәладә калдырмаган сугышчан иптәшләренә чиксез рәхмәтлемен. Алар аны берничә километр носилка белән яу кырыннан алып чыкканнар”, - ди күз яшьләре аша әбисе Гөлсинә Вилкова. 

Әбисе оныгы һәм аның иптәшләре өчен  борчылса да, ул оныгы белән бик тә горурлана. 

-Егор – безнең горурлыгыбыз. Ул, аның кебекләр булмаса, без хәзер ничек яшәр идек? Без  илебезне саклаучы егетләр ярдәмендә генә тыныч күк астында яшибез. Мин барлык егетләргә бик рәхмәтле, - ди ул.

Егорның батырлыгы һәм фидакарьлеге югары дәрәҗәдә билгеләп үтелгән. Ул дәүләт бүләгенә – «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителгән.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев