Зәй егете пилотсыз очкычлар операторы булып хезмәт итә
Безнең геройлар

Зәй егете пилотсыз очкычлар операторы булып хезмәт итә

2022 елда мобилизацияләнгән “Мавродий” башта постларда һәм комендатурада хезмәт иткән. Ә 2025 елда фронтта ихтыяҗ зур булган БПЛА операторына укулар узган.

-Пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү операторы – бу яңа юнәлешме? – дип кызыксынабыз  егеттән.

- Әллә ни яңа түгел. Безне хәтта мобилизацияләгәндә дә моңа өйрәттеләр. Бурычлар шул ук - дошманны юк итү, - ди ул.

Махсус хәрби операциягә кадәр ул эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә хәзер аның көне һаваны күзәтүдән, разведкадан һәм хезмәттәшләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүдән тора. Хәрби зонада аңа сугышчан иптәшләрен күп тапкыр үлемнән коткарырга туры килгән.

автор фотосы


Нет комментариев