Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй егете Николай ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмаган

Николайга нибары 23 яшь, әмма аның җилкәсе артында зур тормыш тәҗрибәсе ята.

Бер ел армия хезмәте,  хәрби контракт һәм аның тормышын үзгәрткән махсус хәрби операция.

«Татарин» дигән позывнойны аңа тәвәккәллеге һәм кыюлыгы өчен командиры биргән.

Сөйләшү барышында яу кырыннан  кайткан егетнең йөзендәге ихлас елмаюы артында аның көчле характеры, кыюлыгы һәм каһарманлыгы ятканын аңларга була.

– 2022 елның августында контракт төзедем. Мондый вакытта читтә кала алмадым. Әтием Әфган-станда хәрби бурычын үтәгән. Мин дә Ватан сагына басарга булдым, – ди Николай.

Аның Лисичанск юнәлешендәге хезмәт урыны  ул вакытта иң кайнар юнәлешләрнең берсе була. Биредә бәрелешләр көн саен үзенең рәхимсезлеген күрсәтә.

“Иң авыры – сугышчан иптәшләреңне югалту. Соңгы сынык ипи, соңгы тамчы суны бүлешкән өч дустымны югалттым, – ди ул, моңсуланып.

“Татарин” бәрелешләрнең берсендә миномет уты астында калып, башы, кулы, аягы яралана. 

Бу җәрәхәтләр аның контрактына чик куя. Хәзер ул хәрби хәрәкәтләр ветераны булып тора һәм хезмәтен Йошкар-Олада дәвам итә. Хәрби батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Жуков” медале белән бүләкләнгән. 

Ул батырлыклары турында сөйләргә яратмый. Аның өчен бу – батырлык түгел, ә хәрби бурыч. 

“Минем өчен иң мөһиме – орден-медальләр түгел, ә авыр минутларда сугышчан иптәшләреңә кул сузу, илебез азатлыгын саклау. Россия хәрби хезмәткәрләре махсус хәрби операция зона-сында бүләкләр турында уйламыйча үз бурычларын фидакарьлек белән төгәл үтиләр”, – ди “Татарин”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев