Зәй егете Евгений Ивановның батырлык һәм яңа тормыш тарихы
Безнең геройлар

Зәй егете Евгений Ивановның батырлык һәм яңа тормыш тарихы

Махсус хәрби операциядән авыр яраланып кайткан Евгений Иванов тулы канлы тормыш белән яши: эшкә урнашкан, Россиякүләмендә узачак “Абилимпикс” чемпионатына әзерләнә һәм гаиләсеннән яшәргә, алга таба барырга көч ала.

Машина йөртүчедән – командирга кадәр

Евгений 1980 елда Зәйдә туган. 6нчы мәктәпне тәмамлаган егет, Зәйнең машина төзелеше техникумында һөнәри белгечлек үзләштерә. Егет туган шәһәрендә калып, хезмәт куярга кара кыла: башта тәгәрмәчләр заводында, аннан «Гидромонтаж» фирмасында эшли.

2022 елда Евгений Иванов мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә. Ул ике елга якын  Көньяк Донецк юнәлешендә хәрби бурычын үти. Фронтта взвод машина йөртүчесеннән алып взвод командиры урынбасарына кадәр юл үтә. Биш тапкыр штурм операцияләрендә катнашта, штурм группалары белән командалык итә.

2024 елның октябрендә хәрби бурычын  үтәгәндә ул авыр яралана, бу аның ишетү һәм күрү сәләтенең өлешчә югалуына китерә. Бергә ике ел хезмәт иткән якын дустын — районыбызның Якты Күл авылы егете  Виталий Дмитриевны югалта, ул аның кулында һәлак була. Шунда ук Бөгелмәдән булган тагын бер сугышчы яралана. Оператив төстә хәрби медикларның беренче медицига ярдәме күрсәтүе һәм эвакуация нәтиҗәсендә Евгений исән кала. Виталийның гәүдәсен көчле атышлар булу аркасында (артиллерия һәм  пилотсыз очкычлар бертуктаусыз эшләгән) бер атнадан соң гына алып чыга алалар.

«Ул чагында безгә бик каты ут ачтылар: артиллерия, пилотсыз очкычлар... Безне эвакуацияләргә өлгерделәр, бу гомерне саклап калды", - дип искә ала Евгений.

Евгений башта Донецк, аннан Ростов, Петербург госпитальләрендә дәвалана. Аннан сәламәтлеге торышы буенча егетне хәрби хезмәттән азат итәләр. 

Яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен Евгений Дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә ия булган: «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклар өчен», II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре медале белән.

Яңа һөнәр – яңа этап
Туган якка кайткач, Евгений Иванов «Ватанны саклаучылар» фонды һәм мәшгульлек үзәге ярдәмендә эшкә урнашкан. Бүген ул монтажчы булып эшли һәм суыткыч  һәм вентиляция системаларын монтажлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Төп эш объектлары - Алабугадагы махсус икътисади зона предприятиеләре.

- Мобилизациягә кадәр мин төзелеш өлкәсендә эшләдем, хәзер һөнәри юнәлешне бераз үзгәрттем. Миңа мәшгульлек үзәгендә монтажчы һөнәрен сайларга ярдәм иттеләр", - ди Евгений.

Пуля сызгырган урыннарга кире кайту
Быел Ватанны саклаучылар көне алдыннан Евгений Иванов Зәйдән гуманитар конвойны махсус хәрби операция зонасына озата барды. Авыр яраланып, хәрби хезмәттән азат ителгән Евгений, тернәкләнгәннән соң, беренче тапкыр илебез азатлыгы өчен көрәш алып барган урыннарында булды, сугышчан дуслары белән очрашты. Хәрби егетләр өчен Евгенийны күрү көчле әхлакый ярдәм булган. Дусларыңны югалткан, пулялар сызгырган урыннарга вакыт узу белән кире кайту – зур батырлык ул. Аның өчен бу җиңел булмаган сәфәр булган. Алгы сызыктагы егетләр өчен – үткән, тыныч тормыштан сәлам һәм яраланганнан соң да үзебезнекеләрне ташламауның дәлиле.

“Бу территорияләрдә булу көчле эмоцияләр һәм дулкынлану хисләре уятты. Бүген  фронт линиясендә булган хезмәттәшләремә һәм сугышчыларга уңышлар, ныклык, исән-сау җиңү белән кайтуларын телим”, - ди Евгений.

Яңа максат: «Абилимпикс» чемпионаты

26 июнь - 1 июльдә Казанда махсус хәрби операция ветераннанры арасында «Абилимпикс-2026» һөнәри осталык чемпионаты узачак. Анда бөтен илдән махсус хәрби операция ветераннары катнаша. Чемпионатның төп максаты – инвалидлык алган махсус хәрби операция ветераннарын комплекслы реабилитацияләү, аларга һөнәри юнәлеш бирү, эшкуар, үзмәшгульлек яки ачык хезмәт базарында уңышлы эшкә урнашу мөмкинлекләре бирә торган яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүгә ярдәм итү.

Чемпионат 21 компетенциядә узачак. Анда катнашучыларның саны 800дән артыр дип көтелә.

Зәйдән “Абилимпикс” чемпионатында Евгений Иванов катнашачак. Ветеран  «Мебельщик» компетенциясенә гариза биргән, чөнки махсус хәрби операциягә киткәнче аның столяр эшендә тәҗрибәсе булган. Һәм хәзер ул Чаллы төзелеш көллиятендә уку һәм күнегүләр уза. Чемпионатта аңа дүрт сәгать эчендә төгәллек белән тумбочка җыярга туры киләчәк. 

"Чемпионатта катнашу - мебель җитештерүдә үз күнекмәләреңне тикшерү мөмкинлеге ул. Әлбәттә, бу әле яңа танышулар да, үзеңне күрсәтү, ветераннар белән һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге дә”, – ди Евгений.

Төп таянычы – гаилә
Аның тормышында гаилә мөһим роль уйный. Евгенийның хатыны һәм  улы бар. Уллары Игорьга 22 яшь. Ул  Зәй политехник көллиятендә һөнәр үзләштереп, Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан. 
Евгений якыннарының аңа зур терәк булуын әйтә.

Фотолар “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалыннан һәм Евгений Ивановның үзеннән


Нет комментариев