Бүген Казанның Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара булды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, хәрбиләр һәм ветераннар катнашты. Зәйдән дә чарага махсус делегация чакырылган иде.
Делегация составында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге башкарма сәркатибе Петр Тимаськов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Әфган сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары, хәрби комиссариат вәкилләре бар иде.
фотолар Зәй муниципаль районы сайтыннан
Нет комментариев