Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәй балалары махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет белән очрашты

Очрашуны Зәй яшьләр эшләре идарәсе оештырды.

Зәйнең “Игелек үзәге”ндә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егет белән очрашу узды.

Хәрби зонада “Гурон” позывноен йөртүче егет очрашуда  балаларга аңлаешлы итеп хезмәте турында сөйләде, дуслык, батырлык, җаваплылык кебек мөһим тормыш дәресләре турында фикер алыштылар. Балаларга хатлары, окоп шәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Балалар исә үз чиратларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Россия Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медаленә лаек булган. Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора.

Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Гурон»ның өенә барып, җылы атмосферада очраштылар. Гаилә альбомын карап, истәлекләре белән уртаклашты хәрбинең гаиләсе. 

«Җиңү безнең якта булачак!» – ди хәрби егет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев