Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәтер мәңгелек: Югары Мәлем мәктәбе яшьармиячеләре Герой белән бер сафта

Югары Мәлем мәктәбенең яшьармиячеләре оныгы махсус хәрби операциядә һәлак булган Анна апа Пирогова янында булдылар.

Яшьармиячеләр белән батыр егетнең әбисе янына авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова, мәктәп директоры Гөлназ Прохорова һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Ландыш Насыйрова да бардылар.

Динар  махсус хәрби операциягә китеп, Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкәндә батырларча  һәлак булды. Ул ахырга кадәр антына, иптәшләренә һәм үз бурычына тугры кала. 

“Безнең очрашуның максаты – мәктәбебез укучысы Динар хөрмәтенә «Герой партасы»н төзү өчен материаллар җыю. Анна апа Динарның кечкенәдән алып соңгы көненә кадәр тормышы турында сөйләде. Ул аның  кыю, гадел булуы турында әйтте”, - ди Ландыш Насыйрова.

Илгә авырлык килгәндә, халкыбыз кыю улларына таяна. Егетләребезнең батырлыгы Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Алар илебез бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан итте. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Динар Борһанов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бу орденны Анна апа кадерле ядкарь итеп саклый.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев