Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен Югары Мәлем егете медальләр белән бүләкләнгән

Россия Президенты Указы белән Югары Мәлем авылы егете Вячеслав хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен» һәм Россия Оборона министрлыгының “Кырым Республикасын саклаган өчен”, “Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

“Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен” медале аңа сугышчан дусларын яу кырыннан алып чыккан өчен бирелгән. 

Вячеславка мобилизация башлангач та повестка килә. Үз эше булса да, егетнең карары ныклы була – мин анда кирәкмен, китәчәкмен!  Ул хәрби зонада “Малой” позывноен йөртә, взвод командиры булып хезмәт итә. 2023 елның октябрендә яраланып, госпитальләрдә дәваланырга туры килә. 2024 елның гыйнварында янә сугышчан бурычын үтәргә керешә. 

Вячеслав - Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Югары Мәлемнең легендар шәхесе, 35 ел авыл мәктәбен җитәкләгән мәгариф отличнигы Петр Гаврилович Абрамовның оныгы. Ул Ватаныбызга куркыныч янаганда бабасы кебек илебез иминлеге өчен алгы сызыкта көрәшә. Егет башкача булдыра да алмый.

“Дөньялар тынычланып, улларыбыз исән-сау кайтсыннар иде. Бер әнинең дә күз яше таммасын, әниләр тыныч йокласын дип телим”, — ди Вячеславның әнисе Гөлсинә ханым.

фото хәрбидән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев