Хәрби егет зәйлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлый
Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы «Яма» позывноен йөртүче егет өчен 2025 ел зур сынаулар һәм лаеклы бүләкләр елы булды.
“Яма” хәрби зонада күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале, «За штурм» билгесе белән бүләкләнде.
Хәрби егет махсус хәрби операциянең иң кайнар нокталарында хезмәт итә. Берничә тапкыр яраланса да, тернәкләнүгә янә сугышчан бурычларын үтәвен дәвам итә.
Яңа ел алдыннан ул якташларын бәйрәмнәр белән котлап, иминлек, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.
Зәйлеләр үзләренең каһарманнары белән горурланалар һәм аларның җиңү белән исән-имин кайтуларын көтәләр.
фотолар хәрбидән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев