Хәрби егет Сарсаз-Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды
Ул махсус хәрби операция зонасына челтәр үрүчеләргә рәхмәт әйтер өчен килгән иде.
Бу көннәрдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янына “Хабиб” позывноен йөртүче егет килде.
“Хабиб” 2022 елның 30 августында махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Ул – Сарсаз-Баграж авылы кияве. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков ордены, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медаленә лаек булган.
Рәхмәт йөзеннән игелекле йөрәкле апа-абыйларга хәрбиләрне дошман күзеннән саклау өчен челтәр үрү эшен туктамауларын үтенде. Ә маскировка челтәрләре үрүче апалар барлык сугышчыларыбызның туган якка исән-имин кайтуларын теләделәр.
Шулай ук “Хабиб” Зәйдә маскировка үрүчеләр янында да булып, аларга да хәрбиләр исеменнән рәхмәтләрен белдерде.
Фото волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев