Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби егет – КФУ студенты

Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете Казан федераль университетында югары белем ала.

Сәвәләй авылы егете  Андрей Белышев махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла һәм хәрби бурычын үтәгәндә авыр яралана. 

Хәрби зонада күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы, фидакарьлеге өчен «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре белән бүләкләнгән. Ул анда «Лелик» позывноен йөртә.

Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң Андрей “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалы социаль координаторы Светлана Фиофиловага эшкә урнаштыруда һәм югары белем алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 

Мәшгульлек үзәге белән берлектә хәрби ветеранга яраклы вакансия сайлана. Шулай ук социаль координатор кирәкле документларны җыеп, аларны кабул итү комиссиясенә җибәрергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә бүген Андрей Казан федераль университетында «Технология һәм робот техникасы» белгечлеге буенча белем ала.

Моннан тыш, августта ветеран Төмәндә «Тараскуль» үзәгендә тернәкләндерү курсы узган. Анда Андрейга физик форманы торгызуга һәм психоэмоциональ халәтне яхшыртуга юнәлдерелгән процедураларның киң спектры тәкъдим ителгән.

фото «Ватанны саклаучылар» фондының район филиалыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев