Хәрби егет яшьләр белән очрашты
Туган шәһәренә күңеле белән нык бәйләнгән гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һава-десант гаскәрләре майоры Тимур Заһитов ялга кайтты.
Ялында Тимур үзе белем алган гимназиядә – укучылар, “Без бергә” психологик-педагогик ярдәм үзәгендә политехника көллияте студентлары белән очрашты.
Тимур Заһитов Зәйдә туып үскән, татар гимназиясен тәмамлаган. 2009 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге, 2016 елда Ульяновск дәүләт университетында «Мәгълүмати системалар һәм технологияләр» белгечлеге буенча белем ала
Егет Кырымны кире кайтаруда, Сирия территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеген саклый. Хәрби зоналарда күрсәткән батырлык-лары һәм кыюлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган: болар – Батырлык ордены, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медале, Суворов, Жуков медальләре, Оборона министрлыгыннан “Хәрби аерымлыклар өчен”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Кырымны кире кайтарган өчен”, “Сириядә хәрби операциядә катнашучы”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре.
Десантчының студентлар, укучылар белән сөйләшүе җитди дә, кызыклы да килеп чыкты. Очрашуда катнашучылар махсус операция уздыру зонасында барган хәлләрне бүгенге заман героеннан белә алдылар, ә Тимур Заһитов аларга патриотизмның мөһимлеге, рухи көч турында сөйләде.
Хәрби егетнең гаилә шәҗәрәсеннән кызыклы фактлар: аның әтисе Вячеслав Заһитов – 1945 елның маенда беренчеләрдән булып Рейхстагта Җиңү байрагын күтәргән легендар Гази Заһитовның оныгының туганы. Әнисе Гамирә Гаделшина озак еллар республиканың көньяк-көнчыгышында «Республика Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләде.
фото татар гимназиясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев