Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби егет – авылдашлары горурлыгы

Менә бер елдан артык безнең Куш-Елга авылы “үрмәкүчләре” маскировка челтәрләре үрә.

Һәр челтәребезне “Бисмиллаһ” сүзеннән башлап, тиз арада махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез.

Бүгенге көндә 243нче челтәребезне үреп бетердек. Челтәр саен күчтәнәчләр һәм хат салып җибәрәбез. Кире элемтә килгәндә, без “үрмәкүч” апаларым белән бик-бик тә шатланабыз.

Авылыбызның җиде оныгы махсус хәрби операциягә китте. Кызганычка каршы, икесе һәлак булды.

Күптән түгел безнең янга хәрби зонадан кыска вакытлы ялга кайткан хәрби егет Руслан килде. Ул – Куш-Елга авылы оныгы. Бабасы Газиз абый күптән мәрхүм инде. Руслан – әнисе Әлфинур апаның горурлыгы, Денис абыйсы өчен сөекле энесе.

Махсус хәрби операциягә Руслан үз теләге белән китә. Менә инде дүртенче елын Татарстанның “Алга” батальонында хезмәт итә. Батыр, кыю, намуслы хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. Бу ялга кайтканда ул әнисенә дә бүләк алып кайткан: “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә” медале.

Берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә дә ятып чыгарга туры килгән.

Руслан белән очрашу бик матур, җылы узды. Мул табыннар белән каршы алдык солдатыбызны. Сөйләшеп, чәйләр эчтек.

Авылыбыз активисты Данил абый Әхәтов Русланга багышлап җырлар башкарды, китапханәчебез Розалия апа Хәсән Туфан шигырен укыды. Күзләргә яшьләр килде. Һәр солдатның әти-әнисенә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен.

Бәрелешләр тиз арада тәмамланып, Русланыбыз да, башка егетләребез дә исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз. Руслан батальонына өч маскировка челтәре бүләк иттек, күкрәгенә “Заинск с вами” дигән значок та тактык. Без аны көтәбез, ул – безнең горурлыгыбыз.

Куш-Елга авылыннан волонтер Гүзәл Гыйльфанова.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев