Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби белән очрашу

Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Гаилә альбомы» акциясе кысаларында чаралар циклын дәвам итә.

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез.  

Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре илебез бәйсезлеген һәм азатлыгын саклаучы егетләребез турында яшь буынга сөйли. Бу көннәрдә алар махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбие Сергейның өенә барды. Очрашу рәсми булмаган шартларда чәй өстәле артында узды.

Сергей хәрби зонада “Тихий” позывноен йөртә. Ул мобилизациянең беренче көннәрендә үк Ватаныбыз сагына баскан. Рядовойдан сержант званиесенә күтәрелгән. 

 Очрашуда «Тихий» хезмәте,  махсус хәрби операция зонасында Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук сүз армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанны ярату турында барды. 

“Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияли, без конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен күрәбез”, – ди яшьләр эшләре идарәсе белгече Оксана Артюхова.

фото яшьләр эшләре идарәсеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев