Хәрби батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнгән Зәй егете 1нче мәктәп укучылар белән очрашты
22 сентябрьдә Зәйнең 1нче мәктәбендә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби белән очрашу узды.
Руслан хәрби зонада “Бес” позывноен йөртә. Бүгенге көндә ул туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Һәм ялында Иске Зәй мәктәбендә укучылар белән очрашуга килергә ризалык бирде.
Руслан мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына беренчеләрдән булып баскан. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә ия булган. “Хәрби батырлык өчен”, “Хәрби аерымлыклары өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Очрашуда катнашучыларга хәзерге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды. Укучыларны хәрби абыйларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. “Бес” егетләргә армиядә хезмәт итәргә кирәклеге, Ватанга мәхәббәт турында сөйләде.

“Безнең мәктәптә еш кына «Солдатка хат» акцияләре уза. Очрашуга килгән хәрби егетебез балалар язган хатларның солдатлар өчен бик кадерле булуын, аларның туган яктан һәрдаим хәбәрләр көтүен әйтте. Һәм ул тормыш иптәше белән бергә мәктәпкә “Почта тартмасы” бүләк итте. Хәзер укучылар Ватаныбыз сагында торучыларга хатларның барып җитүен яхшы белә һәм аларны ешрак язачак. Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен күреп, алардан үрнәк алып, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны үзләрендә ныгытып үсә”, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Лугинина.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев