Ватанның якты киләчәге өчен
Махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнашучы Евгений батырлыгы өчен алты медальгә лаек булган.
Полк командирының урынбасары, элемтәче егеткә алар Ватанга мәхәббәт, йөзләрчә төгәл үтәлгән хәрби бурыч өчен бирелгән.
“Махсус хәрби операция зонасында без элемтәне тәэмин итәбез. Элемтә – ул армия нервысы. Элемтәдән башка координация юк, димәк, җиңү дә юк”, – ди Евгений.
Аның эше – күзгә күренми торган фронт, йөзләгән сугышчының тормышы шуннан тора. Ләкин ул үзенең батырлыклары турында сөйләргә яратмый. «Жуков», «Хәрби аерымлыклары өчен», «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Элемтә гаскәрләре маршалы Пересыпкин» медальләре белән бүләкләнгән. Соңгы бүләк – 49нчы гомуми гаскәр армиясенең отличие билгесе аңа 2025 елның маенда хәрби бурычын оператив төстә үтәгәне өчен бирелгән.
Медальләрегезнең ни өчен бирелүе турында тулырак итеп сөйләгез әле, дигән сорауга ул гади генә итеп: “Ватан өчен! Аның якты киләчәге өчен!” – дип кыска гына итеп җавап бирде.
Өч ел хезмәт итү дәверендә Евгенийга берничә тапкыр иптәшләрен яу кырыннан коткарырга туры килгән.
”Ут астыннан 10 кешене чыгардым”, – диде кыскача гына ул.
Ә дошманнарга каршы көрәшер, алга таба барыр, җиңү өчен көчне аларга гаиләләре, сугышчан иптәшләренең ныклыгы бирә. Шулай ук Евгений хәрбиләргә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтле булуын әйтә.
– Маскировка челтәрләре үрү хәрәкәтен оештырган Елена Хисаметдиновага, челтәр үрүчеләргә, “Зәй җылысы” хәйрия фондына, Марат Кыямовка, Валентин Атласовка, бөтен Зәй районы халкына зур рәхмәт, – ди хәрби егет.
Аның сүзләрендә – пафос түгел, ә чын күңелдән рәхмәт. Чөнки аның артында – гаиләсе генә түгел, бөтен Россия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев