Ватанны саклау – намус эше
Зәй егете Ринат дүртенче елын махсус хәрби операциядә катнаша.
Ринат бу көннәрдә махсус операция зонасыннан отпускка кайтты.
Без аның белән редакциядә күрештек.
Ринат Зәйдә туып үскән. 7нче мәктәпне тәмамлаган, аннан эретеп ябыштыручы һөнәрен алган. Шул һөнәре буенча эшләп, гадәти тормыш белән яшәгән, күпләр өчен хас булганча киләчәккә планнар корган. 2022 ел күпләр өчен, шул исәптән аның өчен дә, борылыш елы була. Махсус хәрби операция башлангач та ул фронтка эләгә.

– Ниндидер хәрби операцияләрдә катнашу турында беркайчан да уйланганым булмады. Әмма шулай килеп чыкты: мин контракт төзедем һәм махсус хәрби операциягә киттем. Нәрсә мине китәргә этәргәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Мөгаен, ихтыяр көче һәм шулай дөрес булыр дигән тойгыдыр. Ватанны саклау, намус белән эш итү, – дип аңлата ул.
Ул тормышын үзгәртергә теләвен дә әйтә. Махсус хәрби операция аның өчен үзен сынау гына түгел, ә чын дуслар табарга да ярдәм иткән.
– Мин анда бик күп дуслар таптым, зур аралашу даирәсе. Мине барысы да белә һәм эшләгән эшемнең җәмгыятькә файдалы булуына шатланам, – ди.
Егет хәрби зонада “Рыбак” позывноен йөртә. Дүртенче ел хезмәте вакытында башта Луганск һәм Донецк, аннан Херсон һәм Запорожье юнәлешләрендәге бәрелешләрдә катнаша. Танкның автоматик гранатомет операторы булып хезмәт итә.
– Луганскидан башлаган идем, аннары Донецк, Херсон һәм Запорожье... Күпне күрдем: җиңүләр дә булды, күп югалтулар да... Бу вакыт эчендә мин күп нәрсәгә карашымны үзгәрттем. Анда вакыт башкача уза. Кайвакыт бер ай бер ел кебек тоела, ә андагы хәлләр гомергә истә кала. Ә аннан артка борылып карасаң, барысы да тиз үтеп киткәнен аңлыйсың, – дип искә ала ул.
«Рыбак» фронтта авыр эпизодларның берсе белән дә уртаклашты.
Кыш, ачык кыр, штурм... Аның төркеменнән утыз сугышчыдан күбесе яралана һәм һәлак була. Ул яралы иптәшләренә беренче ярдәм күрсәтергә дә өлгерә. Сугыш кырында дошман белән ялгызы гына кала.
– Мин дымлы җирдә яттым, үлгәнгә сабыштым. Чигенү куркыныч иде. Пулялар тирә-яктан сызгыра... Снайпер миңа эшли... Ләкин китәр өчен мөмкинлекне көттем. Без соңрак, ике көннән соң, башка яктан кереп, әлеге хәрби бурычны тулысынча үтәдек, – ди ул.
Ринатның күкрәген хәрби батырлыгы өчен бирелгән дүрт медаль бизи. “Батырлык өчен” медале Бахмутны алган өчен бирелгән.
Ринат махсус хәрби операция тәмамлангач, ничек яшәячәге, киләчәге турында еш уйлый.
– Беренче планнар шундый: реабилитация узу. Аннан әле тагын бик күп эшләр башкарырга кирәк, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев