Ватанга хезмәт итү юлын сайлаган “Морячок”
Дмитрий Колесов җиде ел Камчаткада контракт буенча хемәт иткән.
Хәрби-диңгез флоты көне – хәрби диңгезче исемен горур йөрткән, үзенең гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән чын ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме ул.
Бүген язмабызны махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Дмитрий Колесов истәлегенә багышлыйбыз.
Дима хәрби зонада “Морячок” позывноен йөртә. Ул армия хезмәтен үткәннән соң, контракт төзеп, җиде ел хәрби хезмәттә Камчаткада була. 2021 елда хезмәтен тутырып, туган шәһәре Зәйгә кайта. Үз иленең чын патриоты булган Дмитрий мобилизация башлангач, Ватан иминлеге сагына басарга теләвен белдереп хәрби комиссариатка үзе бара. 2024 елның августында Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хәрби зонада ул элемтәче булып хезмәт итә.
“Морячок” яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Элемтә гаскәрләрендә хезмәт иткән өчен”, Суворов, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медальләренә лаек булды. Батырлык дигән сүз кат-кат кабатланса да, әлбәттә, медальләрнең һәркайсы артында каһарманлык, курку белмәү, аяусызлык үрнәге тора.
Дмитрий Колесов илебез азатлыгы өчен соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшә. Рядовой, мотоукчылар полкының элемтә взводы элемтә бүлекчәсе радиотелефонисты Дмитрий Колесов 2025 елның 25 ноябрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Без шундый герой егетләребез белән горурланыбыз һәм аларга безнең тыныч күк йөзебез өчен рәхмәт әйтәбез. Хәтер – мәңгелек, алар турында якты истәлекләр безнең хәтерләрдә мәңге яшәр.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев