Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Урта Баграж егете махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның гомерләрен коткара

Урта Баграж авылы егете, «Батя» позывноен йөртүче санитар-инструктор турында бу көннәрдә «ТНВ — Яңа гасыр» телеканалында «Семь дней» тапшыруында күрсәттеләр.

Кузьма Егоров күп балалы гаиләдә яшьтән үк тырыш булып үсте. Өч бала әтисе. 2022 елның октябрендә мобилизация кысаларында ил иминлеген сакларга китте. Хәрби зонада сугышчыларны кайгыртучы егет «Батя» позывноен йөртә. Шулай ук аңа сугышчан иптәшләре үз итеп «Кузя» дип тә йөртә. Ул эвакуация группасында яралыларны үлемнән саклап калучы «фәрештә».

 

Узган ел Кузьма алгы сызыктан сугышчан иптәшләрен эвакуацияләгәндә үзе дә каты яралана.

 

«Анда үзең турында уйламыйсың, курку артта кала, ничек тә сугышчан иптәшләреңә булышырга тырышасың. Мин үзем эвакуация вакытында яраландым, үземнең яралануымны сизмичә, дустымны коткардым», — дип сөйли «Батя».

Күптән түгел Кузьма отпускка кайткач маскировка челтәрләре үрүче авылдашлары янында булды. Ул туган яктан ярдәмнең аларга көч бирүен ассызыклап, игелекле эш башкаручыларга рәхмәт әйтте. Ә челтәр үрүче апалар аны бәлеш пешереп көтеп торды.

Балачактан ук хезмәт сөючән, беркайчан да иптәшләрен рәнҗетергә ирек бирмәгән, кыю һәм тәвәккәл булып үскән егет хәрби зонада да әлеге асыл сыйфатларын саклап калган.

Кузьма хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә, Россия Оборона министрлыгы медальләренә лаек булган. Якташлары аңа уңышлы хезмәт итүен, туган якка исән-сау кайтуын телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев