Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Ул Ватанга хезмәт итү юлын сайлаган

Зәй егете Игорь Шатуновның гомере махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә өзелә. Ул якыннарының хәтерендә игелекле йөрәкле, ышанычлы, киң күңелле кеше булып калган.

Улы турында истәлекләр белән әнисе Зинаида Лазаревна уртаклашты.

Игорь Михайлович 1976 елда Зәйдә туган. Гаиләдә ике малай үсә, Игорь –  олысы. Әниләре аларны ялгызы тәрбияли. Игорь балачактан ук тыныч холкы, җаваплылыгы һәм кешеләргә хөрмәте белән аерылып торган.

"Улым яхшы күңелле, батыр йөрәкле, гадел кеше иде. Һәрвакыт дөреслек ягында булды. Бу сыйфатлары аны гомер буе – гаиләдә дә, эштә дә озата барды", - ди Зинаида Лазаревна. 

Мәктәптән соң Игорь  чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтә. Ул Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә гранатометчы булып хезмәт итә. Армия мәктәбе аның характерын чыныктырган, дисциплинага һәм җаваплылыкка өйрәткән. Армиядән соң ул нефть тармагына эшкә урнаша. Бригадир булып эшләп, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. 

“Игорь һәрвакыт төгәл, тырыш һәм тыныч кеше булды, беркайчан да низагка керергә яратмады һәм һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә тырышты”, - дип искә ала улын әнисе.

Игорь зур гаилә корган - аның дүрт баласы булган. Ә менә ул оныгын, кызганычка каршы, күрергә өлгермәгән. Гаиләсе аның тормышында һәрвакыт төп урынны алып торган. Эш белән мәшгуль булса да, әнисенә шалтыратып, хәлен белергә вакыт тапкан. Әнисен кайгыртып,  һәрвакыт үзеңне сакла, ди торган була.

Игорьның махсус хәрби операциягә китү турында  карары якыннары өчен көтелмәгән  була. Әнисенә ул бары тик «командировкага» гына китәм дип әйтә. Бу 2025 елның марты була. Китәр алдыннан  әнисе янына килеп, аны бәйрәм белән котлый һәм дулкынлануын сиздермәскә тырышып, кочаклап ала.

Әмма ана күңеле сизенә һәм ул улының кайда китүен аңлый.

Хәрби зонада Игорь әнисе белән сөйләшкәндә: «Әни, борчылма, барысы да яхшы, Ходай безнең белән», - дип тынычландыра аны.

Махсус хәрби операция зонасында ул командир итеп билгеләнә. Җаваплылыкка карамастан, якыннары сүзләренчә, элекке кебек үк гади кеше булып калган. Хезмәттәшләренә ярдәм иткән, кешелек мөнәсәбәтен югалтмаган һәм хәтта катлаулы шартларда да башкаларга ярдәм итәргә тырышкан.

Аның белән соңгы сөйләшү апрель башында була. Шуннан соң элемтә өзелә. Берникадәр вакыттан соң гаиләсенә аның хәбәрсез югалуын хәбәр итәләр. Соңрак  рәсми төстә һәлак булуын раслыйлар. Үлеменең төгәл датасы озак вакыт ачыклана, бу соңгы көнгә кадәр могҗизага өметләнгән туганнары өчен өстәмә зур сынау була.

“Ул еракта булганда да, күңелем аның белән һәрвакыт янәшәдә иде", - ди әнисе. Саубуллашканда улының, соңгы очрашу буласын сизгәндәй, аны каты итеп кочаклаганын еш исенә төшерә Зинаида Лазаревна.

Мотоукчылар батальоны гранатометчигы  Игорь Шатуновның гомере 6 апрельдә өзелә. Ул, һәлак булганнан  соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Бүген Зинаида Лазаревна улы турындагы хатирәләр белән яши. Якыннары хәтерендә мәңге яшь күңелле һәм елмаеп торучы егет,  яхшы кеше булып калачак. Ул - үсеп килүче буын, яшьтәшләре өчен намус һәм батырлык үрнәге. Чын сугышчы һәм ир-ат.

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев