Ул Ватанга хезмәт итү юлын сайлады
Илдар Җиһаншин чын ир-егетләрчә соңгы чиккә кадәр хәрби антына тугры калып, баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерен бирде.
Канлы яу кырыннан кайтмый калган
Солдатлар кайчак килә уема,
Туфрак булмагандыр алар, ак торнага
Әверелгәндер кебек тоела...
Бу сүзләр Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов шигырьләренә язылган җырдан.
22 октябрьдә Россиядә Ак торналар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рәсүл Гамзатов Бөек Ватан сугышында, башка сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә гамәлгә кертте.
Ел саен 22 октябрьдә илебездә генә түгел, башка дәүләтләрдә дә Ватан өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алалар.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция барганда Ак торналар көне аеруча зур әһәмияткә ия. Күпме егетләребез Ватаныбыз азатлыгын саклап яу кырында һәлак булды.
Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Зәй егете Илдар Җиһаншинны якыннары, танышлары гаделлекне яратучы, көләч йөзле, курку белмәс егет иде, дип искә ала. Бу көннәрдә без Җиһаншиннар гаиләсендә булып, Илдар турында якты истәлекләрне барладык.
Дуслары күп булды
Өстәлдәге фотосурәттә яшь ир-егет елмаеп карап тора. Аның тормышы шулай бик иртә өзелүенә күңел ышанмый... Илдарның әнисе Елена Николаевна йөрәгендәге яраларга кагылу авыр булса да, безнең белән сөйләшергә ризалыгын бирде.
Ринат һәм Елена Җиһаншиннар гаиләсендә дүрт бала үсә. Эльвира, Регина, Руслан һәм Илдар – иң төпчеге.
“Илдар батыр йөрәкле, тырыш, аралашучан егет булып үсте. Спорт белән мавыкты. Аның һәрвакыт дуслары күп булды”, - дип искә ала Елена Николаевна улын күз яшьләре аша.
Илдар шәһәрнең 7нче мәктәбендә белем ала, аннан соң үзебезнең политехник көллияткә эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерү өчен укырга керә. Дусты Тимур белән кулларына диплом алуның икенче көнендә, контракт төзеп, Камчаткага хезмәт итәргә китә егетләр. Ә диплом эшен Илдар “бишле”гә яклый.
Контракты бетеп туган якларга кайткач, Чаллыда заводка эшкә урнаша. 2021 елда Зәйгә полициягә эшкә кайта, берничә айдан аны “Росгвардия”гә эшкә чакыралар.

Илдар чын мәгънәсендә ватанпәрвәр егет була. 2024 елда янә контракт төзеп, Ватаныбыз сагына баса. Хәрби буларак, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. Әти-әнисенә контракт төзегәч кенә бу хакта хәбәр итә. Алар улларының бу адымын авырлык белән булса да кабул итә.
-Әлбәттә, без аны бу уеннан кире кайтырга үгетләп карадык. Әмма бу аның уйланылган ныклы карары иде. Сүзе бер генә булды: “Минем дусларым анда! Мин дә алар белән бергә булырга тиеш!” – ди Елена Николаевна.
Камчаткада бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре – диңгезчеләр дә аны махсус хәрби операциядә үз частьләренә чакыра. Әмма анда урын булмагач, ул Зәй егетләре хезмәт итүче 430нчы полкка китә. Юк, ул үләргә түгел, ә илен сакларга китә...
Ләйсәне – гомерлек яры
2024 елның октябрендә Илдар отпускага кайта.
-Ул өйләнергә теләве турында әйтте. Туйны Илдар ничек тели, шулай уздырдык. Бик күп туганнар, дуслары килде. Барысына да ошады, барысы да нәкъ әкияттәгечә булды. Шунда Илдардан, улым, ничек туй ошадымы сиңа, дип сорадым. Ул: “Әйе, әмма бик тиз бетте!” – дип җавап бирде, - дип улы турында хатирәләрне барлавын дәвам итә Елена Николаевна.
Отпускадан инде Илдарны якыннары белән бергә тормыш итәше Ләйсәне дә озатып кала.
Соңгы шалтырату
26 октябрьдә китә. Штурмга керә, бер атна хәбәр булмый. Мондый вакытларда якыннары ут йотып яши. Аннан Илдардан “Туганнар” төркеменә “Мин чыктым!” дигән хәбәр килә. Иң кадерле, иң кыйммәтле көтеп алынган сүзләр бу...
Соңгы тапкыр Елена Николаевна улының тавышын 4 декабрьдә ишетә. Илдар тагын керергә әзерләнәбез, борчылмагыз, элемтә булу белән хәбәр бирермен дип шалтырата. Әмма соңгы шалтырату була бу...
Ул заданиедан кайтмый... 5 декабрьдә төнлә Ләйсәнгә шалтыратып, Илдарның һәлак булуы турында хәбәр итәләр.
Ә хәрби частьтә Илдарны 4 декабрьдә тапшырылырга тиешле булган, батырлыгы өчен бирелгән IV дәрәҗә "Георгий кресты" билгесе көтә... Әлеге зур бүләкне сугышчан дуслары Ләйсәнгә бирә, ә хатыны мондый кадерле бүләк әти-әнидә сакланырга тиеш дип, хөрмәтләп медальне аларга тапшыра.
Җиһаншиннар Илдарның әлеге бүләкләрен, Камчаткадан киеп кайткан медальләр, значоклар тагылган хәрби костюмын кадерле ядкарь итеп саклый.

Илдарның гәүдәсен алгы сызыктан озак алып чыга алмыйлар. Егетне 3 майда Зәйдә соңгы юлга озаттылар. Аны озатырга бик күп халык килде, бөтен район халкы тетрәнде, кайгырды, елады. Аңа нибары 24 яшь иде...
Ләкин нәрсә генә булмасын тормыш дәвам итә, үзеңдә яшәргә көч табарга кирәк. Елена Николаевна волонтерлык хәрәкәтендә катнаша. Маскировка челтәрләре үрергә йөри. Биредә аның күңеле азга гына булса да тынычлык таба. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне улы Илдары кебек кайгырта ул. Ләйсән дә хәрби егетләргә ярдәм итү буенча зур эш башкара.
Зәйлеләр хәтерендә Илдар Җиһаншин мәңге яшь күңелле һәм елмаеп торучы егет, активист һәм яхшы кеше булып калачак. Ул – үсеп килүче буын, яшьтәшләре өчен намус һәм батырлык үрнәге. Чын сугышчы һәм ир-ат.

фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев