Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Ул анда йөрәк кушуы буенча

Зәйдә яшәүче Сергей 2024 елның августында йөрәге кушуы буенча махсус хәрби операциягә илебез азатлыгын сакларга китә. Бу вакытта аңа 56 яшь була.

-Бик күп танышларым махсус хәрби операциягә китте. Күбесе - яшьләр, ә минем инде дөнья күргән кеше буларак, хәрби тәҗрибәм дә булганга күрә аларга ничек тә ярдәм итәсем килде, - ди ул ни өчен шундый карарга килүе турында. 

Хәрби зонада аңа “Ион” позывное бирелгән. Хәрби хезмәтен Луганск юнәлешендә башлаган. Башта  танкист булып хезмәт итә, ләкин танкларын яндырганнан соң аны пехотага күчерәләр. 

- Без Соледарга чыгарга әзерләндек һәм Покровскийда танкка аттылар. Үзебез исән чыга алдык, - дип сөйли ул.

Аннан Донецк, Покровск, Лисичанск юнәлешләрендә була. Соңыннан  Курск өлкәсенең Сум шәһәренә күчерәләр.

Яраланырга да туры килгән, әмма ул биргән антына тугры булып хәрби бурычын үтәвен дәвам итә.  Хезмәтен батырларча, ныклык белән үтәгәне өчен Сергей  «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев