Тырыш механизатор яу кырында да сынатмый
Райондашыбыз, “Веселый” позывнойлы 26 яшьлек ир-егет 2025 елның февраленнән махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге өчен көрәшә.
“Веселый” яу кырына киткәнче “Восток” агрофирмасы механизаторы булган, илебез табынының бөтенлеге өчен тырыш хезмәт куйган. Хәзер исә ул иген кырларыннан, яу кырына күчеп, һәр адым җир өчен көрәшә. Батыр ярасыз булмый, дигән халык мәкалендәгечә контузия алган.
– Кайнар ноктада хәрби бурычны үтәгәндә янымда гына снаряд шартлады. Күзем һәм колагым зарарланды. Күземә операция булды, әле менә колакка да ясарга тиешләр, чөнки ишетү сәләте кимеде, – дип уртаклашты ул.
Сөйләшкәндә тыйнак кына аралашкан егеттән ни өчен “Веселый” позывное алдың, дип сорадым. Аның тарихы да үз-үзен кыю егетләрчә тотуыннан икән.
“Хәрби булгач та минем позывноем “Енот” иде. Минем шундый гадәт бар, ниндидер җаваплы эш алдыннан үз-үземне тынычландыру өчен җырларга яратам. Шулай бер яуга керер алдыннан бөтен иптәшләр уйчан гына йөриләр. Мин җырлап җибәрдем, әле берсен, әле икенчесен шаярткалап та алам. Егетләр үзләреннән-үзләре күңеллеләнеп китте. Шуннан миңа “Веселый” позывное берегеп калды”, – дип елмая ул.
“Веселый” махсус хәрби операция зонасында хәрби бердәмлек, туганлыкның аеруча көчле булуын әйтә. Әнә шулай бер-берсенең рухын күтәреп, уртак җиңүгә ирешү өчен үз-үзләрен аямый дошманга каршы көрәшә алар.
Без “Веселый”ның исән-имин туган якка әйләнеп кайтып, кабат тыныч тормышта авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә хезмәт юлын багышлавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев