Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Татарстанда «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» II ачык әдәби-патриотик конкурсына эшләр кабул ителә

Бәйге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егет-кызларының каһарманлыгын, кыюлыгын, үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләрен яктырткан әдәби әсәрләр катнаша.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
«Повесть»
«Хикәя»
«Поэма яисә шигырьләр циклы»
 «Очерк»
II конкурста рус һәм татар телләрендә яңа «Роман» номинациясе булдырылды. «Роман» номинациясе буенча катнашуга гаризалар 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум.

Конкурста «Повесть», «Хикәя», «Поэма яисә  шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләр социаль әһәмиятле әдәбият исемлеге кысаларында - 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләр 2027 елда басылып чыгачак.

Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «ТАТМЕДИА» АҖ һәм «Татарстан китап нәшрияты»белән берлектә оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев