Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогына дәрәҗәле ярышларда Зәйдән Рифкать Зиннуров көмеш медаль яулады

Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогына дәрәҗәле ярышлар тәмамланды.

Финал этабында 36 районнан 200ләп спортчы сигез дисциплинада көч сынашты. Болар – волейбол,  мини-футбол, армрестлинг, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү һәм нардаларда уйнау. Инвалид ветераннар өчен утырып уйнала торган волейбол турниры каралган иде.

Ярышларда Зәйдән махсус хәрби операциядә катаншучылар Руслан Фәйзерахманов, Рифкать Зиннуров үзләрен сынады. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, "Ватанны саклаучылар" фондының район филиалы җитәкчесе Наталья Зиннурова катнашты.

“Турнир агымдагы елның июлендә сайлап алу этаплары белән старт алган иде. Әлмәт, Байлар Сабасы, Түбән Кама һәм Казанда йөзү, өстәл теннисы, нарды һәм кул көрәше буенча ярышлар узды. Анда безнең махсус хәрби операция ветернанары да катнашты. “Татарстан Рәисенең Спорт кубогы” ярышларының максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны физик культура һәм спортка җәлеп итү, спорт ярышлары аша аларны тыныч тормышка җайлаштыру”, - ди Наталья Зиннурова.

Волейбол буенча турнирда Зәй районы данын хәрбиләр Рифкать Зиннуров һәм Руслан Фәйзерахманов лаеклы якладылар. 

Каты көрәштә Рифкать Зиннуров, турнирның көмеш медален яулап, мактау пьедесталына күтәрелде! Чемпионга котлауларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды. Ул геройга лаеклы медаль һәм 30 000 сумлык сертификат тапшырды.

фотолар "Ватанны саклаучылар" фондының район филиалыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев