Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Талантлы педагог, батыр, иң яхшы командир иде

11 ноябрьдә Зәйдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган мотоукчылар взводы командиры, майор Сергей Иванович Петрушенконы соңгы юлга озаттылар.

Сергей Иванович махсус хәрби операциягә киткәнче 10 елдан артык 7нче мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытты. Ул балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Зур хәрефтән Укытучы!
 Ул 58 яшендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына чакырылып,  махсус хәрби операциягә китә. Хәрби зонада “Меркурий” позывноен йөртә. Каһарманнарча фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены,  II һәм IV дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, шулай ук «Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен» отличие билгесе һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Аларның һәрберсе – батырлык һәм фидакарьлек билгесе.

Бер очрашуда ул безгә: “Махсус хәрби операциядә алган тәҗрибә миңа  тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытуда якын килүне яңадан карарга мәҗбүр итте. Хәзер мин беренче чиратта укучыларны медицина әзерлегенә өйрәтергә кирәклеген төгәл беләм. Хыялым – тизрәк Җиңү яулап укучыларым янына кайту”, – дигән иде.

Аны укучылары бик яратты, фронтка да бөтен мәктәп белән озаттылар. Ялга кайтканда Сергей Иванович һәрвакыт мәктәпкә килеп, укытучылар, укучылары белән очрашты. 

– Укытучыбызның дәресләрен, кызыклы тарихларын, елмаюын без сагынырбыз... Сергей Ивановичның һәлак  булуы-на ышанасы да килми. Ул без тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен гомерен бирде. Укытучыбызның батырлыгы, ныклыгы турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, – ди укучылары.

Сергей Петрушенко полкында Зәй егетләре дә хезмәт итә.  Нәкъ менә хәрби хезмәткәрләрдән командирлары турында бик күп яхшы сүзләр килә. Димәк, бик яхшы һәм лаеклы кеше, командир булган. Хәрби егетләр командирларының аларны яу кырыннан алып чыгып, гомерләрен саклап калуы турында әйтәләр.

– Өч ел эчендә без командирыбыз “Меркурий” белән бик күп нәрсә уздык. Ул безне бик күп нәрсәгә өйрәтте. Иң яхшы офицерларның берсе иде. Безнең өчен икенче әтиебез булды.  Рәхмәт аңа! – ди хәрби егетләр.

Сергей Петрушенко белән хушлашу мәрасиме Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында узды. Аны озатырга бик күп кеше килде. 

Район башлыгы   Разиф Кәримов Сергей Ивановичның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты. 

– Безнең батыр сугышчыларыбыз – чын, кыю, үз илен яратучы ир-егетләр – махсус хәрби операция кысаларында туган илебез мәнфәгатьләрен яклау-ны дәвам итәләр, киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсеннәр өчен батырларча көрәшәләр. Аларның һәркайсы районыбызның горурлыгы, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып тора. Кызганычка каршы, югалтулар бар, районыбыз йөрәк кушуы буенча Ватанны саклаучылар сафына баскан һәм соңгы сулышларына кадәр хәрби бурычларына тугры калган иң яхшы улларын югалта. Сергей Иванович Петрушенконың якты истәлеге үзе укыткан балалар күңелендә, районыбызның барлык педагоглары, барлык зәйлеләр күңелендә озак яшәр, – диде чыгышында  Разиф Галиевич.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән Зәй кураторы Иван Гущин, район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов җиткерде.

Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Сергей Петрушенко Яңа шәһәр  зиратына җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев