Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Сәвәләй укучылары якташ хәрби белән очрашты

Сәвәләй мәктәбендә укучылар һәм яшьармиячеләр белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары Андрей килде.

Укучыларга хәзерге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды. 

Андрей махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Хәрби зонада күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы, фидакарьлеге өчен «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Ул анда «Лелик» позывноен йөртә.

 Очрашу барышында “Лелик” хәрби хезмәте, Россия хәрбиләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен күрделәр

Бу очрашу укучыларда тирән тәэсир калдырды һәм һәрберсен ил язмышындагы роле турында уйланырга этәрде. 
Андрей очрашу ахырында  яшьармиячеләргә бронежилет, каскалар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев