Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Россия Герое Сергей Чебневның әнисе белән очрашу: “Яшәргә көч бирә торган хәтер»

20 майда Зәйнең 2нче мәктәбендә Россия Герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновна белән очрашу узды.

Очрашуны туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды.

Шулай ук чарада Сергей Чебневның ике туган сеңлесе Светлана Ревина катнашты.

Россия Герое Сергей Чебнев сигез ел Зәйдә яшәгән.

Зәйдә кечкенә Сергей «Салават күпере» балалар бакчасына йөри. Беренче сыйныфка  2нче мәктәпкә укырга бара. Алар Ялчыгол урамында яшиләр.  1996 елда Сергей Чаллыда урта мәктәпне тәмамлап, Казан югары танк команда училищесының гомуми гаскәрләр факультетына укырга керә.

Махсус хәрби операция башланганда хәрби хезмәтен тәмамлаган подполковник Сергей Владимирович үз теләге белән фронтка китә. 9нчы мотоукчылар полкы батальоны белән командалык итеп, офицер Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Харьков өлкәсендә хәрби бурычын үти, Батырлык ордены, «Батырлык өчен» һәм Суворов медальләре белән бүләкләнә.

Герой исеменә Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә лаек була. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Малая Локня торак пунктын саклый.

18 августта дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен Сергей Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкли. Бәрелешләр вакытында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе уты астына эләгә һәм подполковник алган авыр җәрәхәтләреннән һәлак була.   «Отмель» позывноен йөртүче комбат үз гомере бәрабәренә 300 сугышчыны коткарып кала һәм дошманны Курск юнәлешендә туктата.

Сергей Аллага ышана торган кеше, аның үзе белән бик күп догалыклары була. Шул догалыкның берсе бүгенге көндә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда саклана. Сергейның гәүдәсен җиде айдан соң –  2025 елның 10 мартында гына алып чыга алалар. Ә бу саклагыч-оберег аның кулында була. Ул бу әйберләрне бик саклык белән йөртә.

Аның  “1 батальон. Отмель” дип язылган шевроны да – Зәй музееның кадерле экспонаты.  Геройның бу әйберләрен һәм шәхси фотоларын укучылар зур кызыксыну белән күзәтте.

-Сергей гади малай булып үсте. Аның Роман исемле абыйсы бар, алар аның белән бер елда тудылар. Без Зәйгә күченгәч, алар кинотеатрга фильмнар карарга йөри иде. Сергей хәрби киноларны яратып карый иде. Зәйдә лагерьда ял иткәндә “Аҗаган” уеннарында яратып катнашты. Ул мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыды. Җитез, яхшы күңелле, ярдәмчел,  һәрвакыт елмаеп торучан малай иде ул. Мәктәптә укыганда самбо, каратэ белән шөгыльләнде. Футболга, хоккейга да йөрергә вакыт тапты. Спортның бар төрендә дә үзен сынап карыйсы килде, - дип улы турында хатирәләре белән уртаклашты Ольга Константиновна.

Сергей Чебнев Калинградта 25 ел хәрби булып хезмәт итеп, оставкага чыга. Аннан хәрби заводта эшли. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, минем бронь, мине алмаячаклар, дип әнисен тынычландыра. Ә ул хәрби комиссариатка барып, үзе Ватан сагына басарга теләк белдергән. 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнаша, бер елдан яралана. Бер ай госпитальдә дәвалана. Госпитальдән соң, өч көнгә Чаллыга әнисе янына кайта. Аннан яңадан хәрби бурычын үтәргә китә.

 “Сергейның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул бабалары юлыннан китте. Сезгә безнең Геройларыбызны онытмавыгыз өчен зур рәхмәт. Алардан үрнәк алыгыз, алар кебек Ватанны яратучылар, батыр булып үсегез”, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Ольга Константиновна.

Чарада Геройның “Салават күпере” бакчасындагы тәрбиячесе Надежда Русанова да катнашып, хатирәләре белән уртаклашты.

-Мин 26 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Миңа гомеремдә менә шундый батыр Сергей исемле егет белән очрашырга туры килде. Мин аны кечкенәдән белә идем. Алар безнең подъездга туган апаларына кунакка киләләр иде. Сергей “Салават күпере” бакчасына килгәндә, бакча әле яңа гына ачылган иде. Ул безгә урта төркемгә килде. Ул бакчага бик тиз ияләнде. Бик актив бала булды. Беркайчан да бер рольдән дә баш тартмады. Безнең төркемдә попугай бар иде, без аны үзебез белән урамга да алып чыга идек. Сергей бик кызыксынучан бала. Бервакыт, Надежда Константиновна, сез попугайның минем әти хөрмәтенә Володя дип атадыгызмы әллә, дип сорады. Бик исемдә калган бу мизгелләр, - дип Герой егетнең балачагы турында сөйләде ул.

Светлана Юрьевна һәлак булган герой абыйсы турында аерым бер ярату-наз белән бәян итте. 

“Сергей минем өчен бик якын -  үз абыем кебек иде. Ул гадел,  һәрвакыт елмаеп кына тора торган кеше булды. Үз иленең чын патриоты! Сергей Зәйне бик ярата, безгә кунакка Мин аның белән горурланам. Малая Локняга кергәч, алар беренче эш итеп гади халыкны коткарырга керешәләр, аннан оборонаны алалар. Аның патриотизмы, Ватанга ярдәм итәргә теләвенә таң калырлык. Аның турыда өлкән яшьтәге ирләр дә күз яшьләре аша сөйли. Сергейның улы Игорь – танкист, бүгеге көндә Калинградта хезмәт итә. Мин  соңгы мәртәбә телефон аша сөйләшүдә аңа,  Сергей, кире кайтырга теләмисеңме, дип сораган идем, ул: “Мин бу бәрелешләрне улым монда килмәсен өчен туктатырга тиеш”, - дип әйтте. Укучылар, без сезнең шундый геройлар белән горурлануыгызны телибез. Кеше аның турында хәтер яшәгәндә,  исеме мәңге яшәчәк!” – диде ул.

Үз гомерләрен безнең азатлык өчен биргән каһарманнарның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев