Поповкада маскировка челтәрләре үрүчеләр янында ялга кайткан хәрби егет булды
Ул махсус хәрби операция зонасына челтәр үрүче апаларга рәхмәт әйтер өчен килгән иде.
Рамил — Поповка җирлегенә караган Яңа Мәлем авылы егете. Мобилизация буенча чакырылыш башлангач, ул илебез сагына басты. Хәрби зонада “Зига” позывноен йөртә. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы медальләренә лаек булган.
Кечкенә Поповка авылында биш хатын-кыз һәр көн клубка маскировка челтәре үрергә йөри. Авыл кечкенә булса да, поповкалылар махсус хәрби операциядәгеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Медикаментлар алыр өчен акча җыялар, эчке киемнәр тегәләр, окоп шәмнәре өчен банкалар әзерлиләр.

2024 елның 17 декабрендә поповкалылар хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен маскировка челтәрләре үрә башладылар. Бүгенге көнгә волонтер хатын-кызлар 300дән артык челтәр үрде. Кечкенә генә Поповка авылы өчен бу - зур күрсәткеч.
Челтәр үрүче хатын-кызлар бар тырышлыгын Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен куя. Һәр тасманы догалар әйтеп үрәләр.
Рамил фронтка маскировка челтәрләре үрүче апаларга шундый игелекле эш башкарулары өчен рәхмәт әйтте. Ул маскировка челтәрләренә хәрби зонада зур ихтыяҗ булуын белдерде.
Ә апалар, авылдашлары Рамилның, барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар. Әниләр догасы саклап йөртсен сезне, егетләр!
Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев