“Музыкант» позывнойлы хәрбинең сугышчан юлы
Махсус хәрби операция башлануның беренче айларыннан ил сагына баскан Зәй егете Дамирга яу кырында “Музыкант” позывное берегә. Әнә шулай фронтташ дуслары матур итеп “Музыкант” дип дәшә аңа.
Бүген ул штурм подразделениесендә өлкән сержант булып хезмәт итә, күкрәген төрле медальләр бизи, алар арасында “Батырлык өчен” медале дә бар. Ә һәр бүләк артында катлаулы фронт юлы ята.
Хәрби юлны сайлаганчы Дамир Россия төбәкләренә КамАЗ машиналары куу белән шөгыльләнә. Ә солдат хезмәтен ул Әрмәнстанда мотоукчылар гаскәрендә үтә. Шуңа да махсус хәрби операция башлангач, һич икеләнмичә, 2022 елда яу кырына китә. Нәкъ менә армия тәҗрибәсе аңа хәрби шартларга тиз ияләшергә ярдәм итә.

Хәрби комиссариатка иң беренче килгәч аңа әлегә хәрбиләр командасы туплануын әйтәләр,соңрак ул Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Беренче контракты ярты ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә Зәй егете җитди хәрби тәҗрибә туплый һәм яралана. Дәваланудан һәм тернәкләндерүдән соң ул яңадан хезмәтенә кайта, 2023 елда яңа контрактка кул куя.
Бүген “Музыкант" штурм ротасы өлкән сержанты буларак яу кырында күп тапкырлар батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәткән, фидакарь ил улы.
Хәрби хезмәткәр үзе өчен иң әһәмиятле бүләк дип “Батырлык өчен” медален атый. Аны ул Херсон юнәлешендә хәрби бурычын үтәгәндә алган.
“Крынокны азат иткәннән соң, безгә Днепрны кичеп утрауларга керергә кирәк иде. Утрауга килеп төшкәч тә без дошман белән күзгә-күз очраштык. Алар да утрауга килеп кенә төшкән булганнар. Без ныклык күрсәтеп позицияләрне сакладык һәм утрауны үз кулыбызда тотып кала алдык. Шушы вакыйгалар өчен мин бүләккә тәкъдим ителдем дә инде, — дип сөйләде ир-егет.
Дамир бүләкләре арасында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, кыюлык һәм батырлык өчен медальләре, шулай ук Бахмут районында хәрби бурычны үтәү белән бәйле бүләкләре бар. Хәрби хезмәткәр яраланган иптәшләрен коткарган өчен алган бүләкне аерым билгеләп үтә.

Ә яу кырында аның өчен иң мөһиме туган шәһәренең һәм бөтен илнең ярдәмен тою.
- Нәкъ менә халкыбызның ярдәме мораль һәм сугышчан рухны күтәрә. Безнең турыда кайгыртуларын, безне өйдә көтүләрен сизәбез. Төрле яуларда җиңү элек-электән алгы сызыктагы сугышчыларның эшеннән генә түгел, ә тылдагы кешеләрнең хезмәтеннән дә бәйле, — ди хәрби.
“Музыкант” даими рәвештә гуманитар ярдәм җыючы һәм җибәрүче зәйлеләргә аерым рәхмәт белдерде. Дамир өчен төп таяныч булып әти-әниләре, абыйлары һәм апалары кала. Нәкъ менә аларның ярдәме өйдән еракта хезмәт итү кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә аңа.
- Әгәр без бүген үз илебезне якларга бармасак, иртәгә моны балаларыбызга эшләргә туры киләчәк. Алар яхшырак үссеннәр, укысыннар, киләчәкләрен төзесеннәр өчен без бүген яу кырында, - ди Дамир.
Дамир Зәй районы җитәкчелегенең ялдагы хәрбиләр белән традицион очрашуында катнашты һәм үзенең хәрби часте исеменнән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка һәм Зәй волонтерларына рәхмәт бүләкләрен тапшырды. Сугышчы сүзләренчә, тылның мондый ярдәме хәрбиләр өчен зур әһәмияткә ия һәм аларга куелган бурычларны ышаныч белән үтәргә ярдәм итә.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев